foto1957 елның ямьле июнь иртәсендә, кулга урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат алгач, ун ел бергә укыган дустым һәм күршем Хафизә белән Казан педагогия институтына керү өчен юлга чыктык. Моңа кадәр өйдән ерак китмәгән 17 яшьлек кызлар булсак та, исән-имин барып җитеп, документларыбызны комиссиягә тапшыру бәхетенә ирештек. Август аенда имтиханнарны уңышлы
биреп, тарих-филология факультетының татар-рус теле бүлегенә 1 курс студенты буларак кабул ителдем. Без рус һәм татар теле белгечлеге алып чыгарга тиеш идек. Әмма илебез мәңгелек үзгәртеп кору иле булгангадыр инде, бу тәҗрибә безне дә читләтеп узмады, безнең бүлекне, икенче курстан, тагар теле һәм тарих укытучысы дигән белем ияләре әзерләүче итеп үзгәрттеләр. Институтның икенче курсыннан «монастырь» дип аталып йөртелүче Зур Кызыл урамындагы тулай торакның 60 кешелек алтынчы бүлмәсенә кереп урнаштык. Анда икенче катның 21 нче бүлмәсендә (шулай истә калган), соңгы курс егетләре арасында, бик пөхтә, чибәр Әсхать Шәрипов дигән егетне беренче тапкыр күреп, безнең яктан икәнен белсәк тә, аралашырга батырчылык иткән булмады, аның тагын гел «5»легә генә укыганын ишетеп белә идек. Әмма язмыш мине, кабат очраштырып, аның кул астында аз-маз эшләп алырга мөмкинлек бирде.
1962 елның гыйнвар аенда авылларда укытучылар җитешмәгәнлектән, безне, соңгы курсның икенче семестрын укытмыйча, мәктәпләргә юлламалар биреп озаттылар. Мин үз районыбызның Тавель сигезьеллык мәктәбендә укытучылык юлымны башлап җибәрдем. 1962 елда, әйтеп узган белгечлек буенча диплом алып, шул ук мәктәптә эшемне дәвам иттем. Әмма миңа үз белгечлегем буенча бер-ике ай гына эшләргә туры килде, бик тиздән мине рус теле укытучысына әйләндереп куйдылар, чөнки югары белемле кеше буларак, рус телен дә яхшы белергә тиеш булганмын, һәм, чыннан да, аз-маздан өстенрәк «сукалаганмындыр» инде. Икенче яктан, бу язмыш шаяруы төслерәк тә килеп чыкты. Чөнки мин мәктәп елларында рус теле язмадан аксый идем, шуңа аны «5»легә тапшыра алмыйча, «4»легә генә сөйрәлдем, медальгә бетерә алмавыма да шул сәбәп булды. Шулай итеп, мин рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып киттем, мәктәптә эшләү дәверендә шул предметны гына бик яратып укыттым. Өч ел ярым Тавель мәктәбендә эшләү дәверендә, мин укучы буларак үзем белеп бетермәгән дөрес язу кагыйдәләренә һәм рус теле-әдәбиятының асылына бик тиз төшенеп, шул белгечлек буенча тәмам формалашып җитештем, дип саныйм, чөнки грамоталык дәрәҗәм һәм тел камиллегем буенча беркайчан да, теләсә нинди тикшерүләр булганда да, миңа уңайсыз хәлдә калырга туры килгәне булмады, киресенчә, районның рус мәктәпләренә, рус укытучыларын тикшерү өчен, җәмәгать инспекторы итеп тә йөртәләр иде. Тавель мәктәбендә эшләү елларым турында күңелемдә ин күңелле, матур истәлекләр генә саклана. Өстәп тагын шуны да әйтәсем килә: эшләвемнең соңгы елында педсовет карары белән мине «Отличник народного образования» билгесенә тәкъдим итеп, документлар тутырып, РОНОга җибәрделәр, ләкин Чистай РОНОсында: «Әле бик яшь, күбрәк эшләсен», - дип миңа хәтта бер грамота да бирмәделәр.
1966 елның 26 августында язмыш мине Шахмай урта мәктәбенә китерде. Сәбәбе: Зирекле мәктәбендә эшләп йөргәндә, авылыбызда участок милиционеры булып эшләүче Шахмай егете Гатин Рәшит Хәнәфия улына тормышка чыктым. Шулай итеп, бер уку елы миңа Шахмай урта мәктәбендә яшь, энергиясе ташып торган, гаять итәгатьле директор - Шәрипов Әсхать Зариф улы кул астында да
эшләргә туры килде. Аның коллективы да искиткеч тырыш, ярдәмчел һәм дус, тату гаилә буларак истә калган. Мине дә коллективка үз итеп кабул иттеләр, ә мин, гадәтемчә, баш-аягым белән эшкә чумдым. Кечерәк сыйныфлар белән бергә унынчыларда да рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укытырга туры килде. Сигезьеллык мәктәптә шактый тәҗрибә туплаган булсам да, Зирекледә, югары сыйныфларда бер ел гына укыткан булганлыктан, унынчылар буенча тәҗрибәм күп иде, дип әйтә алмыйм, укучылар да шактый көчлеләр иде. Шуңа аларга дәрес биреп, имтиханнарга әзерләү өчен байтак көч түгәргә кирәк иде, әмма бу мине куркытмады, чөнки үземнең көчемә, белемемә ышана идем. Укытуның яңа алымнарын кулланырга тырышканга, тәнәфесләрем кабинетларда тактага язып, күргәзмә әсбаплар әзерләп уза, чөнки алдан әзерләп кую өчен кодоскоп кебек техник чаралар юк иде, шуңа үз тәҗрибәмдә еш кулланыла торган перфокарталар белән эшләү өчен сорауларны, кирәкле эпиграф һәм өзекләрне тактага язып куярга кирәк булды. Гомумән, мин тактаны буш тотарга яратмадым. Диафильмнарның булган кадәресен кулланырга тырыштым, техник чаралар һәм бигрәк тә перфокарталар белән эшләү укучыларны нык активлаштыра, алар аны яратып кабул итәләр иде. Бусы инде минем дә дәресләремә кертелгән кечкенә генә яңалык булгандыр. Ә техник чаралар белән эшләп, укучыларның танып-белү дәрәҗәсен күтәрү, активлаштыру минем укыту методикамның төп ысулларыннан берсе булды.
Мәктәп коллективында Суфия апа, Хәлимә апа, Фәһимә апа, Габбас абый, Фидания апа, Роза апа, Рауза, Әнвәр абый һәм Фәһимә апа Зариповлар шул елда гына килеп, Әнвәр абый завуч булып эшли башлады, дип хәтерлим. Барысы да искиткеч тырыш, укучыларны чын белемле итү өчен янып-көеп эшләүчеләр иде. Ул еллардагы укытучыларның һәрберсе олы исем һәм дәрәҗәләргә лаек затлар булып, халык арасында хөрмәтле булсалар да, Чистай районы зур, ә хөкүмәт тарафыннан укытучының тырыш һәм авыр хезмәтен бәяләү сирәк очракларда гына булганлыктан, аларның күбесе, гомер буе хезмәт куеп та, тиешле бәяне ала алмый калдылар. 
Мин үзем укытучылар белән бик аз аралаштым. Укытучылар бүлмәсендә сирәк булам, журнал алырга гына керәм, ә эшем бетүгә, өйгә йөгерәм, килен кеше бит! Ә соңыннан яшь балам да көтеп тора иде, чөнки беренче балам Рафис Шахмайда туды. Кызганычка каршы, бу әйбәт коллективта миңа аз эшләргә туры килде. Гаилә хәлләре буенча икенче мәктәпкә - Ленинога күчтем. Анда да бер ел эшләп, 1968 елның көзеннән Зирекле урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта башладым һәм шуның белән минем районыбыз мәктәпләре буенча "сәяхәтем" тәмамланды дияргә була.
Шахмай мәктәбендә эшләгәндә, укытудан башка, җәмәгать эшләре алып барырга туры килмәде. Ә инде гомеремнең калган елларында, эреле-ваклы дистәләгән өстәмә йөкләмәләрдән тыш, лектор, агитатор, методик берләшмә җитәкчесе булып эшләргә дә туры килде. 1975 елдан алып халык контроле рәисе, 1974 елдан бүгенге көнгәчә, хатын-кызлар Советы рәисе, җәмәгать инспекторы, авыл Советы депутаты һәм бүгенгесе көндә ветераннар Советы рәисе һәм башкалар.
Егерме елга якын эшләгәннән соң, ике ел рәттән ярышта җиңеп чыккач, 1981 елда «әле яшь, күбрәк эшләсен» диючеләр минем хезмәтемне дә бәяләп, «Победитель социалистического соревнования 1980 года» дигән билге белән сөендерделәр. Ә 1981 елның ноябрь аенда мәктәптә, иң беренче булып, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Старший учитель» дигән исем бирелде. Аның документы 1982 елда гына кайтты. Шул елларда гына «Старший учитель», «Учитель-методист» исемнәре бирелә башлаган иде, ә аннан соң укытучыларга шундый категорияләр остәлде.
Мәктәптә һәм авылда актив эш алып баруым һәм партия әгъзасы булуым, үземә каршы эшләп куйды: укытучы буларак, эшемне күреп бәяли генә башлаган бер чорда, минем ай-ваема карамастан, райком күрсәтмәсе буенча, 1984 елның 9 октябрендә авыл Советы рәисе итеп сайлап куйдылар. Һәм мин 1993 елның октябрь аена кадәр, нәкъ тугыз ел рәислек эшен башкардым. Авыл Советының агач өстәлләр һәм бер-ике иске шкафыннан башка нәрсәсе булмаган шыксыз зур кабинетында ялгыз утырып калгач, КПСС райкомының икенче секретаре М.З. Шакировка: «Бу иркен кабинетка мәктәбемнең бер кечкенә классын да алыштырмас идем», - дип үземнең бу яңа эштән һич тә канәгать булмавымны белдердем.
Мәктәптә рус теле укытучысы кирәк булу сәбәпле, 1995 елда мине тагын чакырып алдылар һәм 2002 елларга кадәр укытуны дәвам итәргә туры килде.
Укытучы эшенең авыр һәм җаваплы эш икәнен белсәм дә, ни өчен мин бу профессияне сайлавым турында да берничә сүз әйтәсем килә.
...Укытучылык һөнәре безнең нәсел һөнәре булып китте, дисәм дә, ялгыш булмас. Әнинең энесе Ильяс абый Валиев белән аның хатыны Асия апа минем укытучыларым булса, бишенче сыйныфтан Әсхать абыем укыта башлады, соңрак аның хатыны Наилә апа да укытучым булып, мәктәп елларым алар арасында үтте. Һөнәр сайлар вакыт җиткәч тә, алар, хатын-кыз өчен укытучылык иң кулай һөнәр, дип үгетләп, үзләренең фатихаларын бирделәр. Без - әнинең биш баласыннан өчебез, югары белем алып, укытучы булдык, сеңелем Рәйханә дә - математик. Инде ирем - Шахмай егете Рәшит тә - милиция эшеннән мәктәпкә күчеп, гомер буе Зирекле
мәктәбендә военрук һәм физкультура укытучысы булып эшләде. Военрук буларак, майор дәрәҗәсенә җитте. Улыбыз Рафис та әтисе юлыннан китеп, физкультура укыта башлады, Әлмәт физкультура техникумын тәмамлап, спорт дөньясына чумды. Биш ел мәктәптә укытты, гер спорты белән шөгыльләнеп, Россиянең спорт мастеры һәм өч тапкыр дөнья чемпионатында бронза призер булды. Шул биш ел мәктәптә укыту дәверендә дүрт укучысы аның юлыннан китеп, физкультура укытучысы булдылар. Шунысын да әйтеп үтим -хатыны Лилия дә Зәй шәһәрендә физкультура укыта. Үзе бүгенгесе көндә спортинструктор һәм «Елховнефть»тә оператор булып эшли. Һәртөрле ярышларда катнашып, озак еллардан бирле, үз авырлык категориясендә Татарстан чемпионы исемен яулап килә.
Тормышымда шактый зур урын алып торган бер шөгылем турында әйтеп үтәсем килә. Мин мәктәп елларыннан ук иҗат белән шөгыльләнүне, шигырьләр язуны үз иткән идем. Укытучы булып эшләгәндә ул    минем хоббием булды, дияргә ярыйдыр. Һәр укытучыны туган көне, юбилее белән шигъри тәбрикләү минем өстә булса, күп кенә шигырь, мәкаләләрем Чистай район газетасы "Ленин юлы"нда басыла иде. Авыл    Советында эшләгәндә вакыт җитмәде, теләк тә булмады. Туктап калдым. Шул вакытта каләмдәшебез, П.Д.Комаров (Благодатное) газетада миңа атап мондый дүртьюллык бастырды:

Соңлап кына килгән сандугачтай,
Талга кунып бик аз сайрадың.
Кинәт кенә нигә туктап калдың.
Никтер ишетелми җырларың?!


Еллар үткәч, янә иҗат дәрте кабынды. Шигырь-хикәяләрем белән район газетасы бәйгеләрендә катнашып, беренче, икенче урыннарны яулап, акчалата премияләр һәм кыйммәтле бүләкләр алдым. «Татарстан-Яңа гасыр» (ТЯГ) каналы оештырган шигырь һәм хикәя бәйгесендә катнашып, ике тапкыр икенче урынга һәм кыйммәтле бүләккә ия булдым. «Сөембикә» журналы һәм ТЯГ каналы берләшеп уздырган хикәя бәйгесендә катнаштым һәм өченче урынны яуладым. 2005 елның мартында Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев белән «Ел хатын-кызы» бәйгесендә җиңүчеләрнең очрашу тантанасында катнаштым. Шулай ук, пенсиягә чыккач, районыбыз нәфис сүз осталары арасында җиңүче буларак, Чистай шәһәрендә уздырылган зона нәфис сүз бәйгесендә финалга чыктым. Һәм Казанда үткән республикакүләм нәфис сүз бәйгесендә, районыбыз данын яклап, дипломлы булдым. Бүгенге көнгә кадәр районыбызда бердәнбер дипломант булып торам дип беләм.
1999 елның декабрь аенда Татарстан Республикасы халык депутатларын һәм 2000 елда Россия Федерациясенең Президентын сайлау кампанияләрендә участок сайлау комиссиясе рәисе буларак, сайлауларны уңышлы уздырган өчен. Татарстан Республикасы Президент Аппаратының «Рәхмәт хаты»ң тапшырдылар.
Бүгенгесе көндә Зирекледә хатын-кызлар Советы рәисе һәм ветераннар Советы рәисе вазыйфаларын башкарам. Ирем Рәшит белән икәү яшибез. Кызыбыз Гөлнара - гаиләсе белән Түбән Камада, өч ул үстерә; улыбыз Рафис - Зәй шәһәрендә, улы һәм
кызы мәктәптә укыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр.
Минем Шахмай мәктәбендә аз гына эшләвемне дә онытмыйча, искә алуыгыз өчен һәм шундый иркен күңелле, игътибарлы булып, кеше хезмәтен хөрмәтли белүегез өчен, Әсхать Зариф улы, Сезгә һәм мәктәп коллективына олы рәхмәтемне җиткерәм һәм эшегездә уңышлар, изге теләкләрегезне җиңеллек белән тормышка ашырып, исәнлектә-саулыкта, тигезлектә, балаларыгызның һәм халыкның олы хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телим! Олы уңышлар Сезгә!

Хормөт белән: Кадрия Гатина
Зирекле авылы, Яңа Чишмә районы (Гыйнвар, 2010 ел)