Ак кар бөртеге һавада
Уйнап-уйнап тирбәлә.
Бии-бии  җиргә төшкәч,
Җырын сузып җибәрә.

Кар бөртекләрен санарга
Чыга өйдән Миләүшә.
Уч тутырып кар ала да,
Әкрен генә серләшә:

-    Мин җылытыйм әле сезне
Кайнар сулышым белән.
Авызыма капмый гына,
Өшетмәс өчен өрәм.
Урамда сезгә салкындыр,
Әйдә, өйгә керик, ди,
Учлап – учлап ташыйм әле,
Тик бетмәгез эреп, ди.

9.02.07