Алсу чана тартып бара,
Чанасы зур, бирешми.
Алсу да зур үскән инде
Елап тору килешми
Менә кире беткән чана,
Белми кая барасын.
Таудан шуган чакта гына
Киреләнеп карасын.
Көрткә килеп төртелә дә
Үҗәтләнә бит чана.
Алсу тартып төртеп карый
Күзләреннән яшь тама.
Юк, Алсу елак түгел ул,
Бу яшь түгел, кар эри.
Уенчык көрәген алып
Кыз-кызу кар көри.
Менә чана кузгала да
Таудан түбәнгә оча.
Алсу аңардан да җитез
Ятып чананы коча.
Әй очалар икәүләшеп
Җилләр сызгырып кала.
Көн дә зур чанасын тартып,
Алсу шуарга бара.

8.02.07.