Көз бик озын булды инде,
Нәрсә булган бу кышка?
Аякка пычрак иярә,
Һич чыгар хәл юк тышка
Айнур көн дә иртән торып,
Тәрәзәсенә карый.
Ак тунын киеп Кыш бабай
Килми калмаса ярый.
Әллә Кыш бабай бөтенләй
Безне онытты микән?
Әллә ялгышып кыш булмас
Илләргә китте микән
Яңа елда Кыш бабайны
Бик көтеп алган идек,
Тагын кил диеп чакырып,
Озатып калган идек.
Биек таудан, ап-ак кардан
Бик тә шуасы килә
Кар булмаса да, чанасын
Сөйрәп чыккан Асия
Әй көлдек соң Асиядән!
-  Кар бит сайлап яумый ул.
Толыплар киеп чыксаң да,
Карсыз кыш булалмый ул.
Айнур тагын иртүк торып,
Тәрәзәгә күз салды.
- Ура, бар җир ап-ак булган,
Күреп хәйранга калды.
Тиз-тиз генә киенде дә
Уктай атылды тышка,
-  Киттек, ди, тауга, шуарга.
Рәхмәт яусын бу кышка.