Сөмбел белән Илизә
Бер бакчага йөриләр.
Урамны бик яраталар,
Кайткач өйгә кермиләр.

Сөмбелнең ак песие бар,
Илгизәнең маэмае.
Сөмбелне песи каршылый.
Илизәне – Ак бае.

Сөмбелгә песи назлана.
Исеме аның Бикә.
Илизәнең Акбае да
Бикә кебек бик иркә.

Үзләре дә бик иркә шул
Песи баласы кебек.
Әти-әнисе аларны
Һәр көн уята үбеп.

Сөмбел белән Илизә
Бер бакчага йөриләр,
Икәү бик дус яши алар
Үпкәләшә белмиләр.

9.02.07