Кадрия, китабың искиткеч матур булган, шигырьләрең бик матурлар, җырлап торалар. Киләчәктәдә шулай иҗат итәргә язсын сиңа, иҗат чишмәң саекмасын.
Мин сиңа шигырь кисәге җибәрәм, билгеле минеке бик җитем түгел инде, шулай да, миннән котлау итеп ал.

Энжеләргә тиң хәзинә хуҗасына

Авырлыкны татып үскән бу сабыйның
"Сугыш өткән балачагы" кайтавазы -
Китабында узган гомерең
Монда синең җан авазы
Иҗат дәрте күңелеңдә
Күңелең оча гел биеккә.
Узган гомер сукмагыннан атлап
Уй-фикерең күчерәсең шигъри юлга
Җан сердәше шигырьләрең,
Сәйлән кебек матур төзгән.
Хисләреңне уртаклашып,
Эч сереңне аңа чишкән.
Йөрәкләргә үтәр шигырьләрең
Туган җиргә җырлый мәдхия.
Күңел кылларына кагылып алып китә
"Шигърият" дигән сихри дөньяга.
Үксез үскән, хур булмаган,
Матур үткән тормыш юлың
Сез - татарның энҗеләре,
Бик зур сезгә ихтирамым.
Сез белемле, киң күңелле
Мөгаллимә булган күп еллар.
Заманында булган җитәкче,
Сез милләтнең асыл вәкиле.
Күңелләргә ак нур сызып
Балаларга белем биргәнсең.
Тап төшерми намусыңа
Дини юлны сайлый белгәнсең.
Авыр чорда яшәсәң дә,
Вөҗданың калган керсез.
Ярата күңелең матурлык,
Бу - кешегә зур байлык.
Сез - авыл халкына үрнәк,
Ак яулыклы милләт шәхесе.
Гамәлләрең белән сокландырып,
Тормыш үрнәкләре бирүче.
Үз җиреңдә иҗат итү
Кеше өчен зур бәхет.
Чишмәләрең саекмасын,
Иҗатыңнан тап шатлык.
Иң изге теләкләр, иҗади уңышлар теләп Зәкия апаң Гарифуллина
08.12.2014 ел Шахмай авылы Яңа Чишмә районы.