Шигыремдә күңел серем.
Шигырьләрдә күңел байлыгым.
Шигыремдә күз яшьләрем
Шигырьләрдә рухи саулыгым.
Туган җиргә, дуска, нәселемә,
Һич кимемәс ялкын-очкынны,
Милләтемә, туган йорт-җиремә
Мәңге бетмәс изге тойгымны.
Шигырьләрем укып сез белерсез,
Юктыр анда урын ялганга
Шигырь сызып чыга бәгыреңнән,
Барысы өчен көеп янганга.

"Күңел байлыгым"

Әйе, Кадрия апа Гатинаның шигырьләрен укыгач, бу юлларның дөреслегенә тагын бер кат инандым. Шигырьләрдә аның бөтен тормышы: борчулары, яратуы, сагыну -сагышлары, яшәү мәгънәсе турында уйланулары һ.б. Йөрәгенә бөтенесе сыйган кебек, иҗат җимешләрендә дә ил гаме, ана борчу-шатлыклары, хатын-кыз уй-гаме.  Әле үз анасын сагыш белән өретелгән ярату аша искә алсынмы, әле үзе ана буларак, кызы, уллары, оныклары өчен шатланып та, киләчәкләре өчен борчылып та язган шигырьләре белән укучысын әсир итсенме ...

Миг - хатын-кыз,
Кылдан нечкә күңелем,
Тупас кагылмагыз - өзелә.
Күзләр мөлдерәгән яшькә тулып,
Авыр сүз әйтмәгез - түгелә.
"Мин - хатын-кыз."

Гади авыл хатынының борчу-мәшәкать тулы тормышы, шул авырлыкларны күтәрә алган горур иңнәре, сөю-наз тулып түгелгән саф йөрәге күңелләрне тетрәндерә. Нинди генә шартларда да кеше булырга калырга өнди Кадрия апа.

Кеше булып яшәр өчен
Югалтмыйк ихтыяр көчен.
Язмыш безне сынаса да,
Көчле булып кала белик.
Кеше булып кала белик.
Көчле булыйк. Кеше булыйк.
"Көчле булыйк. Кеше булыйк"

Авылларның юкка чыгуы, сугышлар, кешелекнең байлык артыннан куып рухи ярлылануы борчый аны.

Әй, кешеләр, колак салып минем сүзгә,
Бер әйләнеп карыйк әле үзебезгә.
Нинди күңел, нинди хисләр били безне,
Саклыйбызмы кеше дигән исемебезне?
.......
"Әй, кешеләр"

Аның сизгер күңеле тирә-юнендәге табигатькә дә битараф түгел. Соры көзнең салкын күз яшьләре аңа Әфган авазын хәтерләтә. Октябрь аенда карлы-яңгырда җиргә сыенган өч чәчәк аның өчен назга мохтаҗ җан ияләренә әйләнә. Ак кышларның кырыс җиле, ак бураннары да куркытмый аны, аклык-пакълек билгесе булып, яшьлек истәлекләрен хәтерләтеп, күңелендә рәхәт бер моң булып яңгырый, якыннары, авылдашлары, туган ягына булган мәхәббәте, шигырьдән шигырьгә күчеп, туган ил, милләт, Дөнья киләчәге өчен борчылу-януга әйләнә.
Кадрия апаны язмыш күп сынаган, әмма рухы белән көчле булып кала алган ул. Шигырьләрендә - аның саф намусы, сөю хисен сыйдырган йөрәге, хыял гаделсезлеккә сизгер күңеле, матурлыкны күрә белүче рухи дөньясы.
Әйе, ул үзе дә Көчле, чын Кеше үрнәге.

Гарипова Язилә Рөстәм кызы. Чистай районы Сарсаз урта мәктәбенең югары категорияле татар теле укытучысы.
Гыйнварь 2015 ел