"Җырларымда чишмә моңнары" китабың белән тәбрик итәм, Кадрия!

Без Кадрия Хамит кызы белән мәктәптә бергә, бер класста укыдык, бер партада утырдык. Студент елларыбыз да бергә үтте, бер бүлмәдә яшәдек. Безне Ильяс абый, "сөт өстеннән җыйган каймак кебек кенә", - дип үсендереп, инфакка керергә киңәш биреп озатып калган иде. Ләкин Казанга баргач, ул фикеребездән кире кайтып, икебез ике факультетны сайладык. Бер бүлектә укымасак та, яшәвебез гел бергә үтте. Физмат кызлары да Кадрияне яраттылар, үз иттеләр. Шулай итеп дусларыбыз да уртак булды.

Кадрия Хамит кызы һәрвакыт иптәшләренә ярдәмчел, чын дус була белде. Мәктәптә укыганда ук укуда да, җәмәгать эшләрендә дә гел алдынгылар рәтендә булырга тырышты.

Барлык фәннәр буенча "бишле"гә генә укыса да, әдәбият, тарих фәннәреннән аеруча да көчле иде. Тел байлыгы һәм матур сөйләше белүе белән башкалардан аерылып торды. Шуңа күрә дә инде институтта РТО ны сайлагандыр да. Аның мондый сәләте китабында, язган шигырьләрендә чагыла.

Кадрия, китабың искиткеч матур булган. Тирән эчтәлекле шигырьләрең дә, тышлыгы да, фотокушымтасы да бик уңышлы килеп чыккан. Минем уемча, шигырьләрең атаклы шагыйрьләрнекеннән бер дә ким түгел. Узган гомерләрне шигъри юлларга салгансың "Яшьлегеме кире кайтыр идем, кире кайта торган юл булса", - дип җырлыйлар. Мин синең шигырьләрне укыгач, яшьлек елларыбыз шунда үткән туган авылым, бөтен барлыгы белән күңелем аша узды, күзгә яшьләр тулды. Беразга гына булса да яшьлегемә кире кайтып килдем, үземне шулай хис иттем. Рәхмәт сиңа, Кадрия.

Кадрия Хамит кызының шигырьләре тирән эчтәлек белән язылган. Авторның шигырьләре ата-анага, туган авылына, аның табигатенә тирән ихтирам һәм мәхәббәт белән сугарылган. Шигырьләре яшь буынны тәрбияли, ә олыларны уйланырга мәҗбүр итә. "Син ата-анаңа нинди мөнәсәбәттә, аларны хөрмәт итәсеңме? Соңга калма, үкенерсең", - дип кисәтә шикелле. Аның "Ана", "Ана йөрәгендә гел бала" кебек шигырьләре генә дә ни тора!

Ул авылыбызның табигатенә гашыйк. "Галәмнең иң гүзәл җире, Зиреклем, синдә генә", - ди автор Кизләве дә, зирекләре дә, Гөрбәш тау башлары да, җиләкле аланнары да - берсе дә читтә калмаган. Шигырьләрендә туган авылына булган олы мәхәббәте чагыла.

Яратам мин авылны
Кышкы буран давылны
Ап-ак карлар төшкәнен
Ятып җирне үпкәнен

 - ди автор. Бу юлларны дулкынланмый гына укып буламы соң!

Карлы - буранлы, салкын кышлары да бозлы - яңгырлы көзләре дә авторның күңелендә бары тик җыелы, матур хисләр генә уята.

Ихлас күңелдән ышанам ки, бу китапның укучылары шактый күп булыр. Киләчәктә әле бу китап тагын басылыр, сораучылар күп булыр. Чөнки бу китаптагы шигырьләр ясалма түгел, ихлас күңелдән, йөрәк түреннән чыккан шигырьләрдән гыйбарәт. Талантлы авылдашым, классташым, күршем өчен бик куандым.

Синең моң чишмәсе бәреп чыккан инде. Ул киләчәктә агар да агар, дип уйлыйм. Үзең әйткәнчә "Тышкы чыкканы әле утның бер чаткысы гына". Димәк ялкыны да булачак.

Шигырьләр уку кешенең күнелен сафландыра, дөньяга карашын үзгәртә, киңәйтә, йөрәктә җылы тойгылар арттыра. Синең шигырьләреңне укып, Кадрия, үзебезнең татар теленең никадәр бай һәм матур икәнлегенә тагын бер кат инандым.

Мондый шигырьләр язу сәләте, әлбәттә, бик сирәк кешеләргә генә биреләдер. Ходай сиңа шундый сәләт биргән. Кадерен бел, Кадрия!

Без "пионер", "комсомол" заманында үскән буын. Шулай да син адашмаган, үз кыйбланны саклап калгансың. Шуңа күрә бүгенге көндә дә авылыңа, халкыңа дин буенча да хезмәт күрсәтәсең. Бусы үзе зур уңганлык. Һәркем аны булдыра алмый. Син халыкка бик кирәкле кеше. Үзеңнең кешеләргә кирәк икәнлегеңне белеп, аларның сиңа булган ихтирамын тоеп яшәү, үзе зур бәхет түгелмени.

Кешеләргә җан азыгы, рухи азык бирү, хәсрәт болытларын тарату, ул киләчәктә дә сиңа карата булган хөрмәтне тагын да арттырыр дип уйлыйм.

Мөһәммәт Мәһдиев әйткәнчә: "Кеше китә, җыры кала".

Синең дә үзеңнән соң бик матур шигырьләрең, җырларың, истәлек булып калачак. Китапны кулга алгач, балаларың, оныкларың, авылдашларың, дусларың: "Бу бит безнең әни яки бу бит безнең Кадрия", - дип горурланып искә алачаклар.

Ихлас күңелдән котлыйм, Кадрия! Булдыргансың!

Сина исәнлек-саулык, нык сәләмәтлек, яңа иҗади уңышлар, тагын да матур шигри тәлгәшләр теләп, классташың. 
Татарстанның атказанган укытучысы Хөсәенова (Гайфутдинова) Хафизә.
02.2015 ел