(кызым Голнарага)

Көзге яңгыр коя.
Җил улап куя.
Караңгылык баса
Өем эчен.
Биреп соңгы көчем,
Җыям өстәл өстен
Бары үзем өчен.

Чәйнегем җырлый.
Песием мырлый.
Сызлана эчем.
Кемдер килер төсле.
Никтер моңсу киче,
Өмет тә юк сыман
Балам кайтыр дигән.

Юк, юк, кирәкми,
Мондый кич сирәк бит:
Пычрак һәм салкын.
Тышта эңгер инде,
Күңелем сизгер иде,
Вакыт кич алты.

Берәү тәрәз какты.
Кемдер ишек ачты.
Салкынга төренеп,
Сагышка күмелеп,
Бүлмәмә нур сибеп,
“Сагындым, әни!” дип,
Балам кайтты.

Өем җылы иде.
Шыксыз төн юк инде.
Нурлы һәм якты.

Октябрь 1998 ел