Ничек сиздермичә оча көннәр,
Күпме вакыт узып киткән бит.
Иңнәренә еллар таяндырып,
Көмеш туй да килеп җиткән бит.
Кичә генә төсле, йөгерә-атлый
Әни йөрде өстәл хәзерләп.
Гөрләп торган туй өстәле иде,
Күз алдында тора хәзер дә:
Өстәл уртасында зур табак аш,
Бодай пироглары алланган.
Туй уздырыр өчен еллар буе
Ике бөртек казын саклаган.
Табын яме – шоколад конфет бар,
Өстәл сыгылмаган аш-судан.
Тик кунаклар бик тә көр күңелле,
Йөрәк шашып тибә ярсудан.
Очып биеп китә Габбас абый
Нуртдин абый суза “Кашканы”
Ильяс абый эңҗе кебек тезә.
Сөймәгез ди, мәңге башканы.
Моңнарына күмеп Яхья абый,
Туй җырлары белән исертә
Сәлимә апа “Карурманны” сузгач,
Һәркем сихри җирдәй хис итә.
Мәңге юлдаш булып ул теләкләр
Җитәкләде сезне күп елга.
Гүзәл булып, үрмәле гөл төсле
Үрелеп чәчәк атты ул семья
Җитәкләде сезне саф мәхәббәт,
Олы хөрмәт, тату зур хезмәт.
Кешеләргә үрнәк була белеп
Яши алгач тагын ни кирәк.
Биш тапкыр биш була егерме биш,
Кечкенә дә төсле зур да ул.
Бүгенге Шатлыкка ирешү өчен
Узылгандыр күпме авыр юл
Күп нуҗа тарткансыз бергәләшеп,
Юктыр димим хәсрәт – кайгы да.
Булган юклык, булган ялгышулар
Узмагандыр һәрчак җай гына.
Эз салганнар алар маңгайларга,
Аз булса да еллар бөккәндер.
Мәңге матур торсын калган гомер
(Тыңлаучылар арып беткәндер)
Хәзер инде первач кына түгел,
Шампанский бизи өстәлне
Без шаяртып “силос” диеп йөргән
Венегретлар килеп өстәлде.
Телим сезгә: шушы мул өстәлләр
Озатсыннар соңгы көнгәчә.
Кулга кул тотышын, тынычлыкта
Икегез бер булып мең яшә.
1981 ел