Минем  кечкенә кызым бар
Исеме матур - Алсу
Үзе усал, үзе үткен
Һич булмас ул ямансу.
Һич кенә дә тик тормас ул,
Бер туктамый тәтелдәр.
Кистереп әйтер һәр сүзен.
Калыр димәс хәтерләр
Үзен һич кыерсыттырмас,
Теләмәсә, эшләмәс.
Юк, дияр, кырт кисеп кенә
Һичкем каршы киләлмәс.
Таләпне дә катгый куя.
Әйттем бит дип җиффәрә.
Юк, әйттем дә, бир, әйттем дип
Барсын эшкә җигәлә
Күзләрендә очкын уйный.
Боерып куя: ярамый.
Үзе теләгән эшенә
Ярамыйга карамый.
Капшамаган урын калмас.
Нәрсә эзли, ни кирәк.
Ниләр генә табып алмый.
Күрмәгәне бик сирәк.
Савыт юам дип тотына,
Камыр җәя бәлешкә.
Керләр уарга алына.
Кулы җитә һәр эшкә.
Тиктормас бу бәләкәчкә
Нибары өч яшь кенә.
Тик үзенә бик зур кеше,
Табып бетер эш кенә.
Зәй. гыйнварь 2006 ел