Син юк инде, иң кадерле кешем,
Тәбрик итә алмыйм бәйрәмдә.
Исән чагыңда да биралмадым.
Купшы чәчәкләрдән бәйләм дә.

Риза идең, күңелең нечкәргәндә
Әни! диеп, килсәм сарылып,
Назлы сүз дә сиңа бүләк иде,
Шөкер иттең, бар да бар диеп.

Кирәкмәде сиңа зур бүләкләр.
Өмет иттең йомшак сүз генә.
Тәбрик итеп, исәнлек теләргә
Кайчак онытканбыз без генә.

Нурлы йөзең, тәмле сүзең белән
Һәр килгәнне сыйлап йөгердең,
Сиңа мин сузасы ярдәм кулын
Алдан үзең сузып өлгердең.

Син юк инде, риза өндә түгел,
Төшләремә кереп сөйләшсәң,
Чәчәкләргә сине күмәр идем,
Рәхмәт, әнием, рәхмәт, дияр идем,
Кызым! диеп бүген эндәшсәң.

14-15 ноябрь, 2007 ел.