Балачагың үтте, Рәис,
Зирекле буйларында.
Сабыйлыгың мизгелләре
Күңелдә, уйларымда.

Җир кешесе кебек үзең
Җиргә бөреккән инде.
Сабый чакта өстеңнән ат
Йөгереп үткән иде.

Түмгәктәй тәгәрәп чыктың
Ат аягы астыннан
Без барыбыз өнсез калдык
Ә син торып бастың
Берни булмаган сыман.

Бераз сүзсез торганнан соң
Кабат уенга чаптың
Бәхетеңне үсеп җиткәч
Әлмәт калаңда таптың.

Әллә шул хәл сине шулай
Курку белмәс иткәнме.
Алып гәүдә, зифа буй-сын
Нәселдән үк киләме.

Синең кебек мәрхәмәтле
Тагын кемнәр бар икән
Әллә шуңа бар дус-туган
Сиңа тартыла микән?

Шәфкать, изгелек бөркелә
Һәр карашың, сүзеңнән.
Уңганлыкта, туганлыкта
Улың уздыра үзеңнән.

Тулы түгел табын синсез
Күңел сиңа тартыла.
Киңәшче дә, сердәш тә син,
Чиксез рәхмәт барсына.

Сезнең исәнлекне сорап,
Бер Аллаһка ялынам.
Туганнарым, һәрчак сезнең
Ярдәмегезне тоям.


2012 ел