Фоат абыем бар иде,
Гомере булды кыска.
Үзе чибәр,үзе шаян,
Сүзгә дә булды оста.

Шуклык язмышы, күрәсен,
Тумышыннан язылган.
Биләүсәдә чагында ук
Ятагыннан егылган.

Бала чагыннан тиктормас,
Капшамаган җир калмас.
Күрәчәкле булып туган
Дисәк тә ялгыш булмас.

Чорма башына үрмәләп
Аннан мәтәлеп төшкән.
Кайнаган самовар авып,
Бик нык аркасы пешкән.

Шушы әрнү-яраларга
Белмим, тичек түзгәндер,
Биш-алты яшьлек вакыты
Шулай әрнеп үткәндер.

Әмма үзе бирешмәде,
Елавын хәтерләмим.
Тик бүген дә аны уйлап,
Йөрәгем кат-кат әрни.

Мәктәптә дә макталмады
Үрнәк тәртибе белән.
Тиктормас шук малай инде,
Чын ир тик тора белмәс.

Төгәл фәннәр бишле булды,
Бик көчле математик.
Әмма язу аксады шул,
Рус теленнән хата күп.

Заманасы кырыс иде,
Язуга ташлама юк.
Язу өчен бер класста
Ике ел утырды бит.

Ә заводта үрнәк эшче,
Тырыш уйлап табучы.
Яңалыклар кертеп торып,
Һәр даим макталучы.

Өс-өстенә яңа тәкъдим
Эшне гадиләштерә.
Хөкумәткә файдасы күп,
Чын табыш инде менә!

Шундый абыем бар иде,
Тиктормас, шук, бик шаян.
Сөйләр иде, көләр иде,
Илһам алгандыр каян.

Бик тиз арабыздан китте,
Кырык ике яшендә.
Авырса да, сабыр булды,
Күрсәтмәде яшен дә.

Шундый абыем бар иде,
Балачак бергә үткән.
Ач-ялангач мәдәк тартып,
Кузгалак җыеп үскән.

Үсмер чагы, балачагы
Ярым ачлыкта үтте.
Кыены да эләккәндер,
Ул да бит ятим үсте.

Утын кисү, утын яру,
Печән ташып чиләнгән.
Өйдәге бар ир-ат эше
Шул сабыйга йөкләнгән.

Булышчысы ике сеңел,
Берсеннән берсе кече.
Файдадан күп зарар итү
Бу ике елак эше.

Тырыша - тырмаша шулай
Үсеп кеше булынган
Шушы шук абыем гына
Кыска гомерле булган.

16-17 май 2016 ел