Юктырсың ла, Алла, дияр идем,
Кабатлау ул бөек шагыйрьне.
Йөрәк яраларым бәйли алсам,
Җиңеләйтер идем кайгымны.
 
Хәсрәт-сынауларын тормыш миңа
Зур тубалы белән ташлады.
Үзәк өзеп безне ташлап киттең,
Кояш яктысы да капланды.
 
Ник тумадым бер тылсымчы булып
Истерергә шатлык җилләрен.
Ә бүген мин иң якын кешемне,
Мәңгелеккә читтә җирләдем.
 
Белмим, кемгә язам бу җырымны,
Соңга калды сәлам хатларым.
Барып җитми калды ярты юлда,
Сиңа салган шоколадларым.