Айнурым син минем, айның нуры.
Өйләремне нурга күмәсең.
Шаярасың, гөнаһсыз сабыем,
Эчкерсез шаркылдап көләсең
Күзләрең я балкый очкынланып,
Я хәйләкәр яктылык чәчә.
Я шомланып, томанланып китә,
Я ялварып ярдәмгә дәшә
Мең йөрәккә хәнҗәр була ала
Бер сабыйның моңлы күзләре.
Моңланмасын күзләр, сөендерсен
Әниеңнең назлы сүзләре.
Ничек үзгәрәсең һәр мизгелдә:
Йә наян син, уйчан, йә усал.
Өй эче дә көлә, гөлләр башын ия,
Йә качалар, шүрләп, син булсаң.
Сөйлисең син телеңә килгәнне
Түрә, патша – сиңа бар да бер.
Ни уйласаң шуны, икеләнми
Тик тезәсең сиңа барыбер.
Киләсеңме дисәң, килмим дисең,
Яратмыйм дип ярып саласың.
Шулай туры сүзле булса икән,
Гомер буе адәм баласы.
Үскәч кем булырсың, нинди кеше?
Якты булса иде язмышың.
Ил терәге, чын ир булсаң иде,
Хәл итәрлек ил-көн язмышын.

25.01.1999 ел