Яңа еллар килә – китә,
Озатабыз искесен
Дуслардан да, еллардан да
Аерылуы бик читен.
Туксан тугыз – куян елы,
Нәрсә вәгъдә итәсең?
Нинди бүләк әзерләдең?
Нинди хәлдә, төстә син?
Ак куяндай, ак елмы син?
Сорысыдай – сорымы?
Кара төсне генә кимә,
Яшь кәләштәй сылу бул!
* * *
Алып кил безгә бүләккә
Ак бураннар, ак юллар.
Ак чәчәкләр, ак бәхетләр,
Ак болытлар, ак нурлар!