Әй, Яңа ел, киләм дисең,
Килсәң, килче тизрәк.
Суык бабай сине көтеп,
Күптән төшерде бизәк.
Ул бизәкләр тәрәзләрдә,
Инеш – боз өсләрендә.
Яңа елның хөрмәтенә,
Тапкан бит төсләрендә.
Ак төсләр ул – шатлык төсе.
Иминлек, икмәк төсе.
Өметләрне акларсың дип,
Тилмереп көтә кеше.
1998-1999 ел