Яңа ел киче җитә,
Чыршы бизәлеп бетә,
Ак атларда Кыш бабай
Кардан юл ярып үтә.
Күктә тулган ай йөзе,
Чыршы ак нурлар сибә.
Бөтерелә ак карлар,
Һавага оча шарлар.
Кыш бабай калеп җитә,
Кар кызы биеп китә.
Гармун елый Шатлыктан,
Онытыла картлык та.
Күңелләр ашкына, һич
Туктап калып булмый ич.
Кышкы кич, тылсымлы кич,
Бу Яңа ел киче ич,
Ишектә – ике мең биш.