Кышның беренче иртәсе –
Декабрь тәрәз шакый.
Өй алдымда тере концерт:
Әтәч-тавык кытаклый.
“Хәерле иртә, дуслар!” – дип,
Мин дә кушылам хорга.
Алларына җимнәр куям,
Рәхмәт, диеп, бу җырга.
Курт-курт килә чуар тавык,
Нәрсә булган, бу ни эш?
Кыш уртасында тавыгың
Куртлап йөресен имеш,
Күз салсам, гаҗәпкә калам:
Яннарында биш чебеш.
Бишесе дә яңа чыккан,
Сары тере йомгаклар.
Пипелдәшеп йөгерәләр,
Мамык кардай йомшаклар.
Яңа елга зур сюрприз,
Диеп хәйранга калам.
Бишесен бер букет итеп,
Төреп кулыма алам.
Әтәч елы бик бай булыр,
Рәхим ит, ике мең биш!
Тәм-том, сый-хөрмәтең белән
Түрдән үз, ике мең биш!
Шулай юрадым бу хәлне,
Иминлекләр, муллыклар
Алып килсен һәрбер йортка,
Яңа ел белән, дуслар!