Яңа ел киче,
Сихри төн көче.
Күтәрә җирдән
Болытка тикле.

Йөздерә ерак
Таулар өстеннән.
Хыял канаты
Талмас көч белән.

Кар тауларына
Очыртып илтә.
Тулган ай яннан
Күз сирпеп үтә.

Парлы йолдызлар
Янда серләшә.
Бәхетле парлар
Атлый янәшә.

Кар бөртекләре
Иреннән үбә.
Әрсез гашыйктай
Куенга керә.

Төшерә җиргә
Бер тылсым көче.
Сихерли шулай
Яңа ел киче.
2008 ел