* * *

Яңа ел якынлаша,
Менә хәйран-тамаша:
Күзгә керми йокы да,
Ни яз, ни көз кышы да,
Кышкы түгел холкы да.
Халык көтә кар-буран-
Гөрләвек тулы урам.
Әллә әтәч елыймы,
Китә аның елымы?
Син елап китмә, әтәч,
Килерсең вакыт җиткәч.
Без маэмайны көтәбез,
Күпме өмет итәбез:
Эт хуҗасыз калмас, дип,
Тормыш артка бармас, дип,
Маэмайга бит йорт кирәк,
Алдында булсын сөяк.
Ул хуҗасын алдамас,
Бер сөяккә алданмас.
Ике кулына бер эш
Һәр кешегә дә тиеш.
Яшь-җилкенчәк укысын,
Укысын, Кеше булсын.
Һәр гаилә, һәрбер өй
Мул торсын, тыныч булсын.
Илгә килсен иминлек,
Һәркем сөенеп йөрерлек.
Чәчәк атсын милләтем,
Мәгарифем, сәнгатем.
Мәгърифәтле халкыма
Җиңел килсен барсы да:
Һәм байлыгы, һәм табыш,
Котырып уңсын уңыш.
И, әтәч, елап китмә,
Эт елын син хур итмә.
Әйдә, яусын кары да,
Кирәк җил-бураны да.
Кыш икән ул, кыш булсын,
Куакларга бәс кунсын.
Яңа ел шаулап торсын,
Күңелләргә дәрт тулсын.
Кайкы-хәсрәт килмәсен,
Илем афәт күрмәсен!
Бергә яшик, шат яшик,
Тәбрик-котлау өләшик.
Әйдә киттек урамга,
Яңа ел каршыларга.
Хуш киләсең, Яңа ел!