Мәҗбүриләп күзләремне ачам,
Яңа елның тәүге иртәсе.
“Яңа гасыр” “Хәерле иртә!”, - дип
Уятадыр кайсы иркәсен.
Әле бәйрәм гөрли, Әтәч елы,
Әтәч бит ул бик көр тавышлы.
Эшчән тавык халкы таңнан торып,
Казына башлый эзләп табышын.
Халкым бит минем әтәч төсле,
Эшчән, уяу, батыр, иманлы.
Кызганмыйча көчен эшли белә,
Өметен сүндерим көтә белә,
Үзенең бәхет таңы туганын.
Бер тылсымчы булсам, Яңа елда
Өләшер идем бәхет һәр өйгә:
Авыруга – сихәт, эшсезгә – эш,
Җан җылысын һәрбер көйсезгә.
Өмет итик әле, газиз халкым,
Бетми калмас, узар көенеч.
Бер көн килеп, Кыш бабай шикелле
Һәр ишекне кагар сөенеч.
Ә Яңа ел – үзе бәйрәм, бәхет,
Юк итәр ул күңел бушлыгын.
Шул иртәнең серле гүзәллеге
Өстәр сезгә яшәү тылсымын.