(Кадырова Разиянең туган көненә)

Октябрь ае ул четерекле,
Була җылы сихри төне дә,
Кайчак чытырманлап яңгыр коя,
Давылы да куба, җиле дә.
Була күңелләрне иркәләгән
Бәхет сипкән назлы көне дә.
Тормышта да шулай, гомер уза,
Давылы бар, җылы җиле дә.
Сөенечкә урап, өмет белән
Килә кайчак сихри төне дә.
Бер карыйм да, бик бәхетле үзең.
Уңган, тырыш, мәгърур йөзендә
Күпме изгеләкләр, сөю хисе
Якыннарга, дуска, җиреңә.
Чагылалар алар күзләреңдә
Ялкын булып, якты нур булып.
Яктыртасың нигез – йортларыңны
Маяк булып, тулган ай булып,
Тормыш йөген җигелеп тартасың син
Җиңел булсын диеп башкага.
Эштә дә син, җитез, ял димисең,
Кул сузасың һәрчак дуска да.
Кара күзләреңнән ак нур булып
Түгелә наз, сөю хисләре.
Җавап булып сиңа башкалардан
Бу яхшылык кайтып җитәрме?
Үзем дими , ал - ял белми,
Йөгерәсең очып, ашкынып.
Үзең генә белеп басасыңдыр,
Кайчак йөрәгеңнең ташкынын
Разиякәй, күңелең төсле иркен,
Бай, мул булсын гомер түтәлең
Алда әле башланмаган гомер.
Син бит бүген шактый яшь әле
Рәхәт күреп озак яшәле

1998 ел