Без биш ятим үстек әнкәй белән.
Иң олысы, әбзи, син идең.
Безне ышыклаган синең канат,
Кемгә ышыкландың син үзең?
Туган көннән алып бүгенгәчә
Гомер юлын үттек бергәләп.
Көнен генә түгел, минутын да
Саный аласыңдыр берәмләп.
Балачакның әче хәсрәтләрен
Сеңдергәнсең күңел түреңә.
Үткәннәргә табан күз төбәсәң,
Дәһшәтле яшьлегең күренә.
Ул яшьлеккә бик күп тәмнәр сеңгән
Әремнәрдән, балан – миләштән.
Дәрт өстәлгән яшел аланнарда
Тулып пешкән кызыл җиләктән.
Җирләреңнән куәт алгансыңдыр,
Күк офыклар зиһен биргәндер.
Ятимнәрнең кайнар күз яшьләре
Мәрхәмәтле, сизгер иткәндер.
Зирекленең ямьле тугайлары,
Шифа булган чишмә сулары
Көч өстәгән туган басуларың,
Күпме таптагансың шуларны.
Әй ул көннәр, ул узган гомерләр,
Һәр сәгате тора гомергә
Намус белән акылыңны җигеп,
Үзең тарттың тормыш йөген дә.
Сезнең заман, сез башкарган эшләр,
Әкият төсле, калды еракта,
Сезнең төсле илгә хезмәт итү,
Үзеңнекен куеп бер якка,
Сөйләсең дә ышанмаслар хәзер.
Сезнең кебек кешеләр булса әгәр.
Халык диеп, ил дип җан аткан,
Сатылмаган булыр иде җирем,
Кесә тутырсынга актык хам.
Гомер буе гадел була белдең,
Тиенен дә бүлдең дөресләп.
Гадел кеше чын хөрмәт казана,
Бүлеп булмый данны өлешләп.
Дан казандың олы коллективта,
Ялагайлар анда булмады.
Шикле байлык, яшьле тиеннәр белән
Кесәләрең синең тулмады.
Хөрмәтле син, һәр авылдаш, күршең ,
Дус-иш, туганнарың каршында.
Кая барсаң, кайсы өйгә керсәң
Урының олы, түрнең башында.
Сатып алынмаган ул дан-хөрмәт
Ялган дан ул кыска гомерле,
Озак яшә яшьнәп яшә әбзи
Безнең өчен син бик кадерле.
Илһамланып, күркәм йөзең белән
Килеп керәсең дә ишектән,
Нурлар белән тулып балкый өем,
Күңелемдә шат аһәң ишетәм.
Шушы шатлык, күрешү бәхетләре
Ташламасын безне, и Ходам,
Исәнлек бир, иминлек бир диеп,
Бер Раббемә мин дога колам
Юллар сөйдең һәрчак, син әле дә
Юл йөрүдән һич тә туймыйсың,
Җырдагыча, юлың озын булсын,
Тик соңгысы гына булмасын!
Яшәү хозурлыгы хөрлектә ди,
Гомер озынлыгы ирлектә.
Яши белдең чын ир-егет булып,
Озак яшә әле, сөенеп яшә,
Яшә муллык, хөрмәт, иректә!
12.12.98-29.12.98