(Гөлсинәгә)

Күзле иттең мине,
Күзле иттең.
Бүләк иттең миңа пар күзлек.
Кулларыма китап
Тоткан саен
Күңелемдә синең изгелек.

Нурлы иттең дөньям,
Нурлы иттең .
Бүләк иттең ихлас йөрәгең,
Кулларыма каләм
Алу белән
Мәрхәмәтле йөзең күрәмен.

Серле иттең күңелем,
Серле иттең.
Бүләк иттең миңа барсын да.
Языйм диеп кәгазь
Алган саен.
Күлдәй тирән күзләр каршымда.

Моңлы иттең мине,
Моңлы иттең.
Җырлыйм диеп бер көй көйләсәм,
Моңнарыма синең моң
Кушыла.
Синең белән генә серләшәм.
Март 1999 ел