(Илдар белән Рәсиләгә)

Канәферләр тотып кулларыңа:
“Котлыйм, апа, бәйрәм белән” – дип.
Март аеның назлы һавасыдай,
Елмаеп, син кергән идең бит.

Яз аеның җылы кояшыдай
Көлеп торган нурлы йөзегез.
Ишегемнән кереп күңелемә
Бәйрәм ямен сипкән идегез.

Кызыл канәферләр – сезнең бүләк,
Йөрәгемнең иң-иң түрендә.
Әле генә өзеп алган төсле
Күңел кочагымда бүген дә.

Һәр ел саен ямьле март аенда
Кабат килгән бәйрәм шикелле,
Кызыл канәферләр кабат, кабат
Сезне генә искә төшерде.

Минем өчен дөньяда иң якын
Кызыл канәферләр – тик сез ул.
Гомер үтә, канәферләр яши.
Тормыш серле, тормыш төпсез ул

Канәфернең шиңгән таҗларына
Күз яшьләрем генә коела.
Кызыл канәферләр миңа мәңге
Шиңмәс, үлмәс төсле тоела.

8-9 март 1999 ел