(Наилә Мирасовна туган көн)

Килә февраль ,
Кырыс февраль.
Кышның бүген – урак өсте,
Февральдә син тугангамы,
Ак чәчәкләр -
Кар чәчәкләр
Җирдә бүген букет төсле.
Көне буе күк, рухланып,
Һавага ак таҗлар сипте.
Бәйләм, бәйләм чәчәк булып,
Ак бөртекләр җиргә төште.
Сизгәнсеңдер:
Сине котлап,
Чәчләреңнән,
Күзләреңнән
Ак тәлгәшләр үбеп үтте.
Ак карларда – синең сафлык.
Ак бөртекләр җирдә – шатлык.
Йөрәгеңдә пакъ нур, синдә
Пәри кызы гүзәллеге,
Оҗмах хуры чибәрлеге.
Ак күлмәген чигеп кигән,
Февраль – гүзәл көнли синнән.
Елмаясың – дөнья тула,
Күз сирпәсең – кояш туа.
Җылы сүзең бар кешенең
Йөрәгенә шифа була.
Авыр эшең – кеше өчен,
Шәфкать юлы – куйган көчең.
Булсаң да бер бик нәфис зат,
Ходай сиңа кызганмаган
Искиткеч ихтыяр көчен.
Ә февральнең бүген ... өче –
Син туган көн.
Яшә озак, яшьнә әле,
Тәмен табын эшлә әле,
Тирә-якка үзең белән
Сүзең, якты күңелең белән
Бәхет, шатлык өләш әле.

***                                               

  3.02.2000 ел

Яшегезне сорамыйм да
Сез гел унсигездәдер.
Картаюның ни икәнен
Сез гел белмисездәдер.