Хризантемма бүләк итәр идем,
Алар күңелемә хуш килә.
Туган көнең белән тәбрикләргә
Чәчәкләрем юк шул, Наилә.
Кар бөртеге – ап-ак эре таҗлар
Мин шулардан бәйләм үрәм дә
Сиңа бүлек итәм шигьри юллар
Белән бизәп, якын күргәнгә.
Кабул итеп алчы тәбрикләвем,
Соңга калдым, ерак аралар.
Гомер агышларын туктатырдай
Кем табалсын нинди чаралар.
Олы җаннар ләкин картаймыйлар,
Еллар көчсез алар каршында.
Мәңге яшь кал диеп, теләк телим
Бу аяусыз тормыш катында.
Туган көнең белән тагын бер кат.
Калам бары изге теләктә,
Озак еллар туган көннәр сезгә,
Исен-имин яшә бигрәк тә.
Баллы көннәр, татлы көннәр сезгә,
Ә төннәрен сабый йокысы.
Тигез тормыш, бала шатлыклары,
Бу теләгем әлегә соңгысы.
3.02.2002 ел