Матбугат көне һәркемгә
Олы бәйрәм, сөенеч.
Гәҗит-журнал яшәү өчен
Өстәп тора безгә көч.

Сез дөреслек эзләүчеләр,
Хакыйкать илчеләре.
Туры сүзле, үткен күзле,
Халык хезмәтчеләре.

Тәбрик сүзен юллыйм сезгә
Майның йомшак таңында.
Сезнең хезмәтне олылый
Май гөлләре табында.

Котлыйм “Чишмә хәбәрләрен”
Барлык хезмәткәрләрен.
Мөхәррир һәм тәрҗемәче,
Язучы - шагыйрьләрен.

Тынгылыкны белмисез сез,
Тиктормас каләмдәшләр.
Миннән олы бәйләм теләк-
Шушы шигъри тәлгәшләр.