Тормыш сыный айлап түгел көнләп.
Таләп итә көч һәм сабырлык.
Давыллары талкын ташлаганда
Нык булыгыз, үтәр авырлык.

Юллыйм сезгә изге теләкләрем,
Ихлас күңел, йөрәк түреннәк
Пар аккошлар тугрылыгы белән
Сөенеп узсын сезнең гомерләр

* * *

Сөекле кияүләр,
Сез моңарчы яшәдегез
Әти-әни куенында
Инде бүген әнә алар
Утыралар туегызда
Сез аларга һаман сабый,
Сез аларга пар алчәчәк.
Шул пар чәчәк корымасын дип
Алар гомерен бирәчәк
Ана күңеле парә-парә
Эзгәләнә бала өчен
Сез бәхетле булсын диеп
Алар биргән бөтен көчен
Утырса да түр башында,
Сөенсә дә сезгә карап,
Күңелләрендә бер теләк.
Булмасыннар берүк харап
Ата-ана хакын хаклак,
Алар ышанычын аклап,
Хак Тәгалә кушуынча
Яшәгез пакълыкны саклап.
Кулларыңда гомерлек хыялың
Хыялыңны табу бәхет ул.
Бәхет үзе мамык кебек җиңел.
Ычкындырма, сезнең тәхет ул
Әче язмыш, сынаулардан сезне
Газиз Аллаһ үзе сакласын.
сөю  ләйсәннәре яуган юлдан
Рәхим-шәфкать җәеп атлатсын.