Котлап сине юбилеең белән
Иң кадерле кешем, Илсияр,
Бүләк итәр әйбер эзләсәм дә
Биралмадым хәтта бер ядкәр

Шигырь юлларымны язган чакта
Табалмадым сиңа тиң чәчәк
Үткәннәрең кебек затлы булсын,
Матур булсын синең киләчәк

Янып яшисең син, эшлисең син
Очкыннарың оча җилләрдә.
Ул очкыннан учаклар кабынып,
Ялкыннары балкый (туган) җирләрдә.

Күңелең изгелектә, кулың юмарт,
Пыскымыйсың, балкып яшисең.
Гамәлләрең белән җирне бизәп,
Кешеләргә яхшылык эшлисең.

Фәрештәдәй ике кыз үстердең,
Үзең төсле гүзәл, акыллы.
Сокланмыйча карау мөмкин түгел,
Гүзәл затның сез иң асылы

Таң йолдызы кебек яктыртасың,
Йөзен бизи керсез елмаю.
Синең янда һич тә мөмкин түгел,
Сагышлану яки моңаю.

май 2008 ел