Серле моңга күмеп йөрәкләрне
Сандугачлар сайрый иртәдән.
Соңгы кыңгырауның сүнмәс моңы
Гомер буйларына иркәләр.

Соңгы кыңгырауга эленеп калды
Балачакның гамьсез еллары.
Кыңгырау җырыдай чыңлый-чыңлый
Чакыра якты хыял юллары

Авыр чакта көч өстәүче терәк,
Сагынганда сагыш булырсың.
Соңгы кыңгырау, син һәрчак безне
Яхшылыкка өндәп тырырсың.

Биш дистә ел узып киткән менә
Соңгы кыңгыравым чыңына .
Чәчләрдә чал. Ә мин әле һаман
Гашыйк шул кыңгырау җырына.

Шул кыңгырау безгә маяк булып,
Адашканда хак юл күрсәтте
Авыр чакта назлы шифа булды,
Якын кеше булып эндәште.

25 май 2007 ел