Бәйрәм белән сезне, чибәркәйләр,
Бәйрәм белән сезне, гүзәлләр.
Үзебезнең бәйрәм - март бәйрәме,
Тәбрик итәм, яшьләр, өлкәннәр.

Бәйрәм көнне арган йөзегезне
Мең елмаю нуры бизәсен.
Талган куллар, арган тәпиләр дә
Бәйрәм рәхәтеннән изрәсен.

Гүзәл туташ, чибәр ханым, синдә
Моң һәм назның  һич юк исәбе.
Сыяр иде йомшак күңелеңә
Ятим дөньяның бер кисәге.

Назларыңа күмәсең тирәңне
Кулларыңнан гөлләр түгелә.
Утыртасы иде үзеңне дә
Дөнья җәннәтенең түренә.

Юк, бер көнгә түгел, гомерлеккә.
Нәфис кулларыңа гөл биреп.
Исерергә тыңлап моңнарыңны,
Сокланырга буй - сының күреп.

И, нәфис зат, серле сандык кебек
Кемнәрне син әсир итмәдең
Үзең өчен генә яшәмәдең,
Хезмәт тирмәсеннән китмәдең

Тәбигатең белән әзер булдың
Үз-үзеңне корбан итәргә.
Тик бәхетле булсын газизләрең -
Гомерең буе әзер көтәргә.

Аек акыл белән эш итәсең,
Сабырлык таҗыдыр башыңда.
Бәйрәм итик әле бер шаулатып,
Онытып торыйк бүген барсын да.
7.03. 2007 ел.