Моңлы, гүзәл кала... Шигырь юллары истә калгандырмы, үземнең күңелемдә генә шулай кабатланадырмы, анык кына әйтә алмыйм, ләкин Казан дигәч тә, моңлы, гүзәл кала сүзләре килеп кушыла. Гүзәл, матур кала, анысы аңлашыла да: шәһәр дә булгач, башкала да булгач, матур булмый, нинди булсын. Гомердә бер тапкыр Чистай шәһәрен күргән бар анысы. Бишенче сыйныфны бетергәч, бик яхшы укыган өчен дип, район күләмендә пионерлар белән Чистайга өч көнлек сәяхәткә алып барганнар иде. Чистайның матур урамнарын, биек-биек йортларын күреп хәйран калып йөргән идек. Ә бу Казан кадәр Казан бит! Шуңа матур, гүзәл булуы аңлашыла да, ә менә моңлы дигәне нәрсә булыр икән? Нигә моңлы, шәһәр моңлы була димени? Ә монысын инде мин соңрак, Казанда торып, укый башлагач, туган авылыбызны сагынудан гаҗиз булып моңаеп кичләребезне уздырганда аңладым.

Мәктәпне тәмамлагач та, ун ел бергә укыган күршем, якын дустым Хафизә белән (ул гомере буе Әдәмсә мәктәбендә укытып, әле быел гына эшеннән туктады) Казанга педагогия институтына керергә булдык. Озата баручы әти-әни турында хыялланасы да юк, чөнки икебезнең дә әтиләр сугышта үлгән, тол әниләребез бишәр бала тәрбияләп үстергән. Менә төпчек Хафизә белән дүртенче бала булган мин дә мәктәпне тәмамладык һәм кулларыбызга унбишәр сум акча тотып, үз гомеребездә беренче тапкыр авылыбыздан чыгып китеп, Казан тарафларына юл тоттык. Беренче тапкыр дигәч тә, күрше авылларга, район Сабан туйларына җәяүләп кенә элдерткәннәр күп булды инде анысы, ләкин авыл тирәсеннән 15-20 чакрым гына бит аның иң ерак дигәне дә. Менә йөк машинасының әрҗәләрендә тәгәрәп, Чистай пристанена килеп җиттек. Безнең бәхеткә, пароходка билетлар да бар икән. Пароходта төн үткәрәсең дә, иртәгесен Казанга да килеп җитәсең икән. Пароходның чайкалып-чайкалып торган траплары аша тиз генә эчкә үтеп, дүртенче класс дигән урыннарыбызны эзләп, баскычтан түбән таба төшеп, кешеләр белән шыплап тутырылган эскәмияләр, капчыклар-төенчекләр белән тулган идәннәрендә тәгәрәүче адәм балалары арасыннан ничек җитте алай атлаштыргалап, бу "оҗмах түрен" әйләнеп чыгабыз да, буш урын тапмыйча, тагын өскә юнәләбез. Ә монда иркенрәк, йөреп тә була, ятып йокларга идәндә буш урыннар да күренгәли. Үзебез булдыра алганча, йөзә торган ак көймәбез белән танышып чыккач, без дә пароход идәненә авабыз. Бу сәфәребез әле башы гына, беренчесе генә. Биш ел буена байтак ауныйсы бар иде әле бу идәннәрдә.

Менә шулай бүген генә мәктәп эскәмиясеннән төшкән унжиде яшьлек кызлар беренче тапкыр башкалабыз Казанның ямьле елга портына аяк бастык. Ай матур икән Казан дигәннәре! Идел суы ерак- еракларга сузылган. Хәйран булып аның дулкыннарына, яр буенда туктап торучы көймә- пароходларга карап торгач, аңга килеп, мәш килеп әрле-бирле йөгерүче халык арасыннан чыгып, Казанның үзәгенә эләгү хәстәрен күрә башладык.