М.Г. Газыймов җитәкчелегендәге музей хезмәткәрләренең фантазиясе бик бай. Алар бер бәйрәмне дә билгеләмичә калмыйлар, шул уңай белән һичшиксез бер вакыйганы искә төшереп, шуңа бәйле рәвештә бер төркем авылдашларыбызны чакырып, аларга күңелле ял оештыра беләләр.

30 август - Республика көне уңаеннан да алар бик үзенчәлекле һәм, әйтер идем, бик урынлы сәбәпчеләр табып, музей бинасын күңелле бәйрәм тантанасына күмделәр. Бу юлы Мидхәт Гариф улы, барлык бәйрәмнәрне оештырып йөгерсәләр дә, үзләре һәрчак читтә калучы авыл Советы хезмәткәрләрен искә алып, бәйрәм табынына чакырган иде. Авыл Советы хезмәткәрләре дим, гәрчә бүген ул башкачарак аталса да, чөнки монда авыл Советы заманында авылыбызны җитәкләп эшләп чыккан барлык җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр дә чакырылган иде.

Менә күрсәтелгән вакытка чакырылган кунаклар килеп тә җиттеләр. Иң беренчеләрдән булып гомере буе (1947- 1987) авыл Советы секретаре булып эшләгән аксакалыбыз Талип ага Шакиров һәм аңардан эстафетаны кабул итеп алып, унсигез ел эшләп, ел ярым элек кенә тынгысыз эшеннән тыныч тормышка күчкән Зәйтүнә Сибгатуллинаны каршы алдылар музей хезмәткәрләре. Икенче аксакалыбыз 1975-1977 елларда авыл Советы рәисе булып эшләгән Хаҗи ага Кадыйров иде. Мидхәт Гариф улы үзе дә 1972-1974 елларда авыл Советын җитәкләгән кеше. Җәлил Рәшит улы җитәкчелегендәге Зирекле авыл җирлеге башкарма комитетының бүгенге яшь коллективына шундый аксакалларыбыз арасында олыларның саллы сүзләрен тыңлап, тәҗрибә уртаклашу шулай ук күңелсез булмагандыр.

Табын артында сүз тынып тормады. Сәясәткә дә, икътисадка да кагылышлы әңгәмә күп булды. Ләкин, иң кызыклысы М.Г. Газыймовның 1918 елдан, ягъни Совет власте урнашкан көннән алып, бүгенгәчә эшләп киткән авыл Советы рәисләре белән таныштыруы булды. Көн саен ук булмаса да, ай-ай ярым саен рәисләрнең алышынып торуы да ул ялкынлы елларның бик тә кайнар һәм буталчык булуы турында сөйли. Бу хәл 1918 елдан алып 1950 елларга кадәр дәвам итә. Бары тик Сибгатуллин Сәмигулла (1947-1953 еллар) һәм Габетдинов Салих (1953-1963 еллар) абзыйлар гына озакка - айга түгел, елларга туктала авыл Советында. Кемнәр генә эшләмәгән анда. Байтак кына тирә-күрше авыл һәм төрле милләт кешеләренең язмышы да кыска гына вакытка булса да бәйләнеп алган Зирекле авыл Советы белән. Мәсәлән, Куликов-Ленино авылыннан, милләте белән керәшен. Аның кызы Куликова Мариянең бездән бер-ике ел алдан гына Зирекле урта мәктәбен тәмамлавын хәтерлим әле мин. Колмакчыдан Никитин (чуваш) дигән кеше ай ярымлап кына эшләп ала. Шундый рәисләрнең берсе Евсеев Родионның Әлмәттә яшәүче улы һәм аның гаиләсе белән былтыр очрашып, әңгәмә коруы турында сөйләде Мидхәт Гарифович. Күпме кеше һәм күпме язмыш! Кеше язмышлары белән бәйле авыл һәм район тарихы тупланган бу исемнәрдә.