Бер атна эчендә авылыбызның укытучылар коллективында хезмәт юлларын уздырган ике кешебезне җирләдек. Очып төшеп оя корган кошлар төсле, алар икесе дә уку йортын тәмамлап, авылыбызга килеп, хезмәт юлын безнең мәктәптә башлап, гомерләрен балаларыбызны тәрбияләүгә һәм халыкка хезмәт итүгә багышлаган кешеләр - Вәлиева Асия Солтан кызы һәм Шәйхетдинова Луиза Әсәдулла кызы.

Асия апа турында, булдыра алсам, бәлки икенче язмамда сөйләрмен; ә бу язмам бергә эшләп, бергә яшәп, әле генә арабыздан киткән Луизабыз турында.

Әйе, ул юк инде, мәңгелеккә китеп барды. Кулыма каләм алып аның турында язарга да мине беркем дә мәҗбүр итми. Бу язмамны ул үзе дә укый алмас. Ләкин беркем дә мәҗбүр итә алмаганны эшләтүче бер нәрсә бар - ул йөрәк әрнүе, югалту ярасы, юксыну сагышы. Луизаның кешеләр сокланырлык юш сыйфатлары бар иде. Менә шулар турында, бер уйлаганда, хәзерге заман өчен гаҗәп тә, ә бәлки кайбер җиңелчә уйлаучылар аңлый да алмаслык матур сыйфатлары турында, ә бәлки үзе өчен генә яшәүчеләр арасыннан да укып уйланучылар булыр дип тә язамдыр.

Без Луиза белән аерылмас дуслар да, иң якын сердәшләр дә булмадык. Гап-гади дуслар, коллегалар һәм җәмәгать эшләрен бергәләп оештыручылар идек. Җәмәгать эше дигәндә, икебез дә дилбегә кактырмый идек, бер фикер тудымы, икәү киңәшәбез дә, эшкә алынабыз. Соңгы елларда, хатын-кызлар Советы эшен алып барганда, бу бигрәк тә еш кабатлана иде. Ә сердәшләр дигәннән, булдымы ИКЕ аның сердәше, чөнки ул эч серләрен кешегә бушатучылардан түгел иде, анарның күбесе үзенең сер сандыгында гына саклангандыр. Гаҗәп тә сабыр, зарлануны белмәс, беркайчан да кеше сөйләмәс, гайбәт сатмас, эчтән янса да, тыштан тыныч кала белүче кеше итеп белә идем мин аны. Ә эшкә килгәндә, Луиза инде бөтенләй икенче кеше. Ул бар җиргә өлгерә. Бүлмәсендә тәнәфес вакытларында да, дәрестән соң да аны йә балалар, йә яшь укытучылар урап алган булыр иде. Кечкенә генә буйлы, тулы, түгәрәк, хәрәкәтчән, ул үзе дә шул яшьләрдән аерып алгысыз булыр иде.

Бүгенгедәй, аның Арча педучилищесын бетереп килеп, беренче ел эшләп йөргән вакытлары күз алдымда тора. Яшүсмерләр кебек чандыр гәүдәле, тәбәнәк кенә, кыска итеп кискән кара чәчләр һәм, шул чәчләрдәй, кара зу-ур күзләр. Әгәр өстендәге үтә дә ак кофта һәм кара итәге пөхтәлеге белән аерылып тормаса, аны үзенең башлангыч класс укучыларыннан аерып та булмас иде. Шулар кебек үк шаян, наян һәм тиктормас. Үзе дә бит шуңа да:

Кечкенә идем шул, шуңа да бит
Бала итеп һәрчак күрделәр.
Көллияткә килгәч, апаң белән
Ияреп килдеңме диделәр,

дип язып куйган, башын кая куяр урын тапмагач язган шигъри юлларында.

Мин бервакытта да аның "өйдә эшем бар, кайтырга кирәк", дип ашыкканын, я булмаса эштән баш тартканын күрмәдем, ишетмәдем. Ул һәрвакыт балалар белән бергә, кисә, ябыштыра, яза, рәсем ясый, күргәзмә әсбаплар белән сыйныф бүлмәсен тутыра. Бер генә пластмасса шешә дә, савыт та, хәтта шырпы тартмасы да ташланмый. Аның кулында бар да матур-матур тартмалар, чәчәк савытлары, күргәзмә әсбапларга әйләнеп үз урынын таба. Һәр хәрефкә, һәр темага, һәр хезмәт дәресенә күпме күргәзмә материал! Барысы да үзләре эшләгән. Хайваннар дисеңме, курчаклармы, өй, кош оялары, чәчәк бәйләмнәре - инде алар бер сыйныф бүлмәсенә генә сыймый, икенче бүлмә дә материаллар, әсбаплар белән тутырыла. Ничә тапкырлар ул бүлмәләрне район һәм башка тирә-яктан килгән укытучылар карап, шаккатып киттеләр.