Купымда Зәйнәп Хәбибуллинаның әле генә дөнья күргән шигырьләр җыентыгы. "Бәрәнчеләрдән булып бу китапны сиңа бүләк итәм, әле генә басмадан чыгып кулыбызга керде", - диде Мидхәт Гарифович. Шулай булгач, бу шигырьләр җыентыгын башлап укучыларның да берсе мин булганмын. Китапны кулга алгач та, күңелдә гаҗәеп хисләр уянды, тизрәк аны ачып укыйсы, һәр юлы белән танышасы килү теләге туды. Шулай булмыйни, мин бит гомере буе авылда яшәп, фермаларда, колхоз басуларында эшләп гомер иткән, туган авылында, туган тугайларында бер кая чыкмыйча гомер уздырган, үзебез кебек гади авылдашыбыз һәм райондашыбыз булган Зәйнәп апаның җыентыгын кулымда тотам, һәм бу районыбыз тарихында беренче тапкыр дип беләм, әле аерым авторның шигырьләр җыентыгын күргән юк иде. Кулга алып, беренче караштан ук җыентыкның тышкы бизәлеше күңелгә бик ятышлы булуы белән җәлеп итә.

Чишмә ачу тантанасыннан алынган рәсемнәрдә үзебезнең район кешеләрен, авылдашларыбызны, мәчет манарасын һәм Зәйнәп апаның ягымлылык һәм гадилек сирпелеп торган сурәтен күрү күңелдә аңлатып бетергесез сөенечле дә, бераз көенечле дә, а иң мөһиме - горурлык хисләре уята. Аның бераз уйчан, төпле карашы еракларга төбәлгән. Әйтерсең лә, гүзәл табигатебезнең символы булган яфраклар арасыннан шушы бар гүзәллекне: чишмә чылтыравын, чишмә буендагы изге күңелле кешеләрен - барысын, барысын мәңге онытмас өчен күңеленә сеңдереп ка-лыйм дип, уйга талган да, эчтән генә шигъри юлларга күчереп, тын калган. Чыннан да, аннан моң чишмәсе түгелә төсле. Җыентыкның бу исеме миңа ошады гына түгел, әсир итте, бугай. Мин аны кат-кат карыйм, кат-кат күңелемнән кичерәм, китапны ачып шигырь юлларын укып карыйм, һәм һәр юлыннан, һәр шигыреннән, чыннан да, моң агылганын тоям. Гомумән, исеме җисеменә туры килеп тора, эчтәлеге, яңгырашы белән дә китапның исеме бик отышлы. Ә китапны ачып укый башлагач, мин инде аннан аерыласым килмәвен, шигырь юлларының үзенә тартып торуын тойдым һәм кая барсам да, аны үзем белән алып, кат-кат укып чыктым.

Җыентыкның темаларга бүленеп төзелүе дә отышлы дип уйлыйм. Бердән, ул укучы өчен бик җайлы булса, икенчедән, авторның ни дәрәҗәдә кызыксынучан һәм күзәтүчән, тормышны һәрьяклап өйрәнүче, аңлаучы һәм бер мизгелне дә илтифатсыз калдырмавы турында сөйли.

Мин үземнең беренче тәэсирләрем турында яздым. Билгеле, һәр шигырен, һәр юлын җентекләп, чын тәнкыйтьче күзлегеннән тикшерсәң, хаталар, җитешсезлекләр табылмый калмас иде. Ләкин минем бурычым бөтенләй башка: басманың уңышларын күреп сөенү. Аннан соң, без бит атаклы шагыйрә булырга, я булмаса, язучылар берлегенә керергә тырышмыйбыз. Яшьтән үк шул максатларны куеп, үзен шигърияткә багышласа, бәлки, Зәйнәп апа аңа ирешер дә иде. Ә бу гади генә игенче- терлекченең гади генә хисләр дөньясы.

Соңгы сүземдә, шушы китапны чыгаруда олы хезмәт куйган, иренмәс җаннар һәм вакытларын, хезмәтләрен санамыйча тырышып йөрүче арабыздагы олы изгелек ияләренә (Мидхәт Газыймовка, Н.Г. Галимовага, компьютерда җыючыларга һәм матди-ярдәм күрсәтүчеләргә) олы рәхмәтемне белдереп, үзләренең дә сөенечтә һәм хөрмәттә гомер итүләрен, зур дәрәҗәләргә ирешүләрен теләп калам. Афәрин, булдыргансыз, диясе генә кала.

Бу китапның чыгуында мин редакциябез һәм газетабыз — "Яңа Чишмә хәбәрләре"нең дә зур өлешен күрәм. Чөнки ул шигырьләрне бастырып чыгарып, шигырь язучыларыбызга үсәргә, каләм чарларга, остарырга ярдәм итте һәм итә. Зәйнәп апа Хәбибуппинаның беренче шигырьләрен укыганда мин күп кенә җитешсезлекләр күрә идем, шигырьләрнең бигрәк тә техник ягы аксый иде. Ләкин язган саен, еллар узган саен аның каләме шомара барды, шигырьләре дә эчтәлеккә баеды, формасы камилләште, ә аның нәтиҗәсе күз алдында, моны "Моң чишмәсе түгелгәндә" җыентыгын укыган һәркем үзе күрә ала.

Әгәр җыентык кулыгызга керсә, иренмәгез, укыгыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Шигырьләрнең һәр юлында, һәр сүзендә бер генә түгел, бик күп мәгънә була. Зәйнәп апаның да шигырьләре аша батырлыкка тиң гомерен, хисчән күңелен, һәр шигырендәге әйтергә теләгән тирән мәгънәне, киңәш-теләкләрен аңларга, яратырга тырышыгыз, ә андый теләкләре күп аның:

"Яшь буынга изге теләгем бар:
Тормыш авыр диеп курыкмагыз.
Тайпылмагыз юлдан уңга-сулга,
Кеше булып яшәр булсагыз!"