Туган апамның хәлен белергә барган идем. Шунда сүз иярә сүз чыгып, шигърияткә дә кереп кителгән, бугай. Апаның килене: "Минем абыем да шигырьләр яза иде", - дип, газета тотып килде. Мин тиз генә газета битенә күз төшереп алдым. Шигырьләр белән тулы газета битенең өске почмагындагы некролог һәм авторның фотосын күрүгә йөрәгемне нидер чеметеп алгандай булды. Әле 49 яше дә тулмаган, иҗат дәрте ташып торган шагыйрь авылдашыбыз Вәгыйзов Ильяс Салих улының вафаты турында язылган иде бу некрологта.

Берничә шигыренә күз йөгертеп чыктым. Аларның һәр берсе бер тарих, бер тормыш, күләмнәре белән кечкенә генә булсалар да, күңелдә тирән эз калдыра торган шигырьләр. Бик укыйсым килсә да, газетаны сорарга кыймадым, кайтып киттем. Ләкин шигырьләрне кабат-кабат укыйсы килү, барысы белән дә танышырга теләү хисе тынгы бирмәде. Яңадан барып укып торырга бирүләрен үтендем. Һәм менә шигырьләр минем кулда. Мин аларны кат-кат укыйм. Укыган саен укыйсы килә. Форма белән эчтәлекнең берлеге, табигать күренешләре белән авторның эчке кичерешләренең тәңгәллеге, фикер байлыгы, шул фикерне оста һәм матур итеп әйтеп бирә белүе һәм башка бик күп өстенлекләре турында сөйләп булыр иде бу иҗат җимешләренең. Ләкин мин аларны анализлауны максат итеп куймыйм, бары тик бу шигъри бәйләмнәрнең һәр юлы, һәр сүзе укучының күңеленә дә аерылышу һәм күрешүнең сагышлары булып иңә, юаныч булып та килеп керә, яшәү яме, яшәү шатлыгын да искәртә диясем килә. Кызганычка каршы, мин монда өзекләр китерә алмыйм, чөнки Ильяс шигырьләрен рус телендә язган. Бер генә тәрҗемә дә аның матур сүз яңгырашын, мәгънәсен бирә алмас иде. Ә ни өчен рус телендә язган соң дигәндә, бу Ильяс һәм аның әтисе Салих абыйның кызыклы да, гыйбрәтле дә язмышы белән бәйләнгән. Кыскача булса да аңлатып үтим. Салих абый армия хезмәтен бетергәндә сугыш башлана һәм аңа туган илне саклаучылар сафына басып, илбасарларга каршы көрәш башларга туры килә. Фашист Германиясе җиңелгәч тә аның өчен сугыш бетми әле. Аны Япон фронтына җибәрәләр, һәм шунда ул (сирәк очрый торган хәл) фронтта үзенең әтисе белән очраша. Сугыш беткәч, Салих абыйны әтисе бар булган җәмәгатен алып килергә авылга кайтарып җибәрә, ә үзе Ерак Көнчыгышта эшкә урнашырга кала. Шулай итеп, Салих абый әниләрен алып әтисе янына килә. Үзе дә шахтер булып эшкә урнаша. Ә бер елдан тагын авылга кайтып, өйләнеп, гаиләле булып китә. Артем дигән шәһәрдә яшиләр.Ильяс та шунда туа. Дүрт балалы гаилә булып матур гына яшәгәндә, зур бәхетсезлеккә дучар булалар: әниләре үлә. Бу вакытта Ильяска 11 яшь була. Үзенең беренче шигырен дә Ильяс әнисе үлгәч, унбер яшендә яза. Берсеннән берсе яшь балалар белән калган Салих абый тагын авылга кайта һәм балаларына әни булырлык мәрхәмәтле кызны - Хамәтвәлиева Гамирә апаны таба. Гамирә апа үз өстенә шундый зүр җаваплылыкны алудан куркып тормый Салих абый белән гаилә корып, шул балаларга чын әни булып, аларны тәрбияләп, кеше итү өчен бөтен көчен куя. Уртак шатлыклары - уллары Рәшит тә туа. Еракта, туган авылдан читтә яшәү аларны канәгатьләндерми, туган җирләре, туган авыллары үзенә тарта, һәм Гамирә апа белән ике ел яшәгәч тә алар авылга кайтып урнашалар. Бу вакытта Ильяс тугыз класс бетергән була инде. Соңгы елын авыл мәктәбендә укып бетереп, ул Казанга китә. Аннан КамАЗ төзелеше үзенә тарта. Өйләнеп гаилә төзегәннән соң хатынының туган якларына Башкортстанның Учалы шәһәренә китеп урнашалар һәм аның калган тормышы шунда үтә. Ләкин һәр елны ул авылга, әти-әнисе янына кайтып йөри, авылны, әтисенең йортын сагынып кайта. Аның шигырьләрендә дә күрешү шатлыклары, авыл табигате, аерылышу сагышы зур яңгыраш тапкан. Шуңа да аның шигырьләренә юлыгып, аларны укый алуыма мин бик канәгать калдым һәм сеңелесе Зөһрәгә рәхмәтле булдым. Чөнки бу безнең туган җиребез, туган җир кешеләре, туган авыл таңнары һәм хәтта әтәчләре турындагы шигырьләр бит. Кызганыч, аларның авторы Ильяс Вәгыйзов кына бик иртә арабыздан киткән.