Җыр-моңны мин яшьтән үк бик яратам. Белмим, ни сәбәптер, әллә яшьли ятим калып, тол әниемнең җырларын тыңлап үскәнгәме. Әле дә абыем белән апам янына кич утырырыга җыелган егет- кызларның: «Апа, җырла инде бер генә жыр, жырла инде», — дип әниемә ялынганнары күз алдымда. Әни бераз уңайсызлана бугай, буй җиткән улы белән кызы да шунда бит. Алар да иптәшләренә кушылып үтенә башлагач, моңлы матур тавышы белән җыр сузып җибәрә. Бар да шым булып тыңлый. Аннан абыем гармун уйный башлады, әни аңа көйләр табарга булыша, кушылып җырлаштыра да.

Әнием үлгәнче җырдан аерылмады. Радиодан нинди яңа җыр ишетсә, аны өйрәнергә тырыша иде. Мин кәйне дә, сүзләрне дә бик тиз отып алганга, еш кына: «Кызым, бу җырның шушы урынын әйтеп җибәр әле, ялгышам бераз», яки «Кызым, кәен беләм дә, сүзләрен әйтеп җибәрче», — ди торган иде. Ә мин ялындырып кына сүзен әйткәлим, әнинең шундый карт булса да, намазын калдырмаса да, барлык яңа кәйләрне яратып җырлавына, бәрәңге әрчесә дә, камыр басса да көйли- көйли эшләвенә бераз сәерсенәм. (Юкса ул әле апай карт та булмаган, аңа үлгәндә дә 64 яшь кенә иде).Әнием бигрәк тә Илһам Шакировның җырлавын ярата иде. Ә радиодан һәр җырчыны танып, кем икәнен әйтеп бара, ул вакытта телевизорлар юк иде әле. Кем җырлаганын белеп бетермәсә, миннән сорый, ә мин үзем радиодан Илһамнан башка җырчыны танымый да идем, бугай.

Мин болар белән нәрсә әйтергә телим соң? Авыл кешесе гомер-гомергә җыр-моң яраткан, иң авыр елларда да, ачлык-ялангачлыкта да аны җыр яшәткән, кешеләр белән аралаштырган, газап-хәсрәтләрен оныттырган.

Мин язган бу вакыйгалар да сугыштан соңгы иң авыр 45— 50 еллар; әтиләребез сугыш кырларында ятып калган, йорт саен 5 әр-6 шар бала, без дә шундый гаиләләрнең берсе. Үгез-сыер җигеп, колхозларны тартып барган вакытлары газиз әниләребезнең һәм шушы егет-кызларыбызның. Менә шушы мохитта, авыр хезмәттән гаҗиз булып, аруның чигенә җиткәч кенә яшел үләннәргә ятып, җирдә аунап тын алганда, урман-болыннарның матурлыгыннан, чәчәк исләреннән исереп, табигатьнең татлы нектарын эчкән, ә кичләрен яшьлек җүләрлеге белән аруталуны бер якка куеп, аулак өйләрдә яки авыл урамнарында, капка төпләрендә тонык ай яктысында җыр-моңга күмелеп, уйнап-биеп күңел ачканга, иң нечкә хисле шагыйрьләребез, талантлы галимнәребез, мәшһүр җырчыларыбыз — Илһамнарыбыз, Такташ, Илдар, Мөхәммәтләребез — һ.б. бик күпләр авылдан, авыл җиреннән чыкканнар да инде.

Менә безнең авылыбыз да шундый гүзәл төбәкләрнең берсе. Мин һәрвакыт уйланам, безнең Чишмә төбәгебездән нигә назлы җырчыларыбыз, хисчән шагыйрьләребез, төбәгебезне дөньякүләм булмаса да республикабызда данлы итүче җырчы, шагыйрьләребез юк икән, дим. Ләкин соңгы вакытта, бәхеткә каршы дим инде, андый шагыйрьләребез дә күренде. Күптән түгел Шахмай авылыннан чыккан Нәкыйп Галимовның «Язмышыма ышанам» җыентыгын кулга алып бик шат булдым әле. Китапка язучы Шаһинур Мостафин автор-шагыйрь турында, безнең туган якларыбыз турында матур гына сүз башы да язган. Җыентыкны укыгач, күңелдә тагын зур канәгатьләнү хисе, горурлык, шатлык тоясың.

Шигырьләре дә бик матур, гади һәм ихлас, алар арасында көйгә салынып җырчыларыбыз тарафыннан яратып башкарыла торганнары да аз түгел. барыгызның да ишеткәне бардыр: «Парсыз алкам», «Кайтам әле, кайтам авылыма», «Кипкән чәчәкләр», «Язмышларны булмый үзгәртеп», «Әйдә, уйнат, дустым, гармуныңны» һ.б. без яратып тыңлый торган җырлар якташыбыз Нәкыйп Галимов сүзләренә язылган. Аның шигырьләренең һәр хәрефе, һәр сүзе, һәр җөмләсе безнеке, үзебезнеке, үзебезнең туган ягыбыз, безнең авылларыбыз, безнең чишмәләребез, инешләребез турында. «Яңа Чишмә» җырын гына алыйк. Авылыбыз, районыбыз турында шактый күренекле шагыйрьләр җыр иҗат иттеләр. Ләкин алар халык күңеленә кереп китә алмадылар, бугай. Никадәр җыр-шигырь яратсам да, мин дә берсен дә хәтерләмим аларны. Чөнки аны чит шагыйрьләр иҗат иткән, ул җирләр, безнең табигатебез аларның күңелен, йөрәген яулап алмаган. Ә менә үзебезнең Нәкыйпнең: