Зирекле лицеенда кунакта булып кайттым әле. Бу районыбыз мәктәпләренең оештыру-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының семинары иде. Мин семинарны тәфсилләп язып аңа бәя бирергә җыенмыйм, бары тик гади кунак буларак, үземнең тәэсирләрем белән генә уртаклашасым килә. Ә семинарның ни дәрәҗәдә эчтәлекле, уңайлы һәм файдалы булуы турында педагоглар үзләре язмый калмаслар дип уйлыйм.

Мәктәпкә барган саен яңалыклар күреп шатланып кайтабыз. Бу матур чарада катнашу минем өчен дә үзенә бер сюрприз кебек булды. Баштарак таныш булмаган, төрле мәктәпләрдән җыелган педагог-оештыручылар арасында үземне читенрәк сизсәм дә, соңга таба хуҗаларның үзләрен шул кадәр дә табигый һәм мөлаем тотуы һәм кунакларны да гади бер гаилә кебек туплый алулары тартынуларны юкка чыгарды дияргә була. Оештыручы Гөлшат Мостафинаның сөйләшүне шундый да самими һәм гади итеп оештыра алуы укыту-тәрбия эшеннән байтак еллар эчендә читләшә башлаган минем кебек кешене дә үз эченә бөтереп алып кереп китте. Компьютер белгече Айрат Хамәтвәлиевнең чыгышы һәм укучыларының да, үзенең дә экранда күрсәткән төрле сайтлары бу замана шаукымының ни өчен бар халыкны әсир итеп, фән-техника дөньясында падишаһ ролен алганын аңларга мөмкинлек бирде. Фәния Зарипова җитәкчелегендә эшләп килә торган драмтүгәрәктә катнашучы бер төркем укучылар куйган драма өзеге, мәктәп директоры Гөлсинә Мөбәрәкшина җитәкләгән ритмик бию ансамбле чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.

Ә минем өчен иң зур сюрприз — ул хор коллективының мәктәп гимнын башкаруы иде. Минем сүзләремә музыка укытучысы Люция Гомәр кызы Сәфәрова язган аның музыкасын. Мин бу моментны бик дулкынланып көттем, чөнки җырның көе, ничек яңгыравы, ритмы, аһәңе минем күзаллавыма азмы-күпме туры килерме, мин моңа һич тә битараф түгел идем. Җыр башлангач та мине ниндидер бер моңсу да, шатлыклы да, истәлекле дә халәт биләп алды. Укучыларның җырны олы теләк, үзенчә бер сөенеч һәм тантана белән башкарулары, көйнең балаларның рухына тәңгәл икәнлеген раслый иде. Беренче тапкыр үз сүзләреңә язылган җырны тыңлау ул бик дулкынландыргыч вакыйга икәнен аңладым. Бу үзеңнең, балаларыңның балачагы, яшьлеге һәм гомер юлың шул мәктәп белән бәйле булганда бигрәк тә. Бар да күз алдыннан үтә. Дөрес, бу әле беренче чыгыш, беренче тыңлау. Тәжрибә күрсәткәнчә, җырны җырлый-җырлый, тыңпый-тыңлый төшенә барасың, аның матурлыгын, якынлыгын күбрәк тоясың. Ул я күңелгә кереп гомерлек булып кала, я бик тиз онытыла. Бу уңай тәэсирләрнең мин гомерле булуын һәм җырның безнең мәктәп стеналарыннан чыгып, үзенең мәктәбен, укытучыларын сөюче башка укучылар арасында да таралуын телим, һәрхәлдә, мин талантлы укытучы Люция Гомәр кызына бу яшь, көчле укытучылар коллективына һәм яңа фикерләр өстәп торучы аларның җитәкчесенә рәхмәтлемен һәм киләчәктә дә яңа иҗади уңышлар телим. Семинарда катнашучылар да канәгать һәм рәхмәтле калганнардыр дип уйлыйм. Аларның чыгышлары һәм берничә төр буенча Республика күләм конкурсларда катнашырга тәкъдим кертүләре моның шулай икәненә бәхәссез дәлил дисәм ялгыш булмас. Ә миндә канәгатьләнү хисе белән беррәттән, шундый көчле, талантлы коллектив, техник һәм методик яктан тәэмин ителгән шундый мәктәпне оптимизация дигән афәт белән азар-бизәр китерергә торулары күңелемне тырнап торучы бер кату булып калды. Оптимизация түгел «юктилизация» булмас микән бу?!