Дистә еллар буена җыелып килгән ут, газ өчен түләү квитанцияләрен юк итим әле дип тотындым бер көнне. 1996 еллардан бирле ут, газ язулары җыелып тора икән. Кая кагылсаң, анда кәгазь боткасы, җәеп та тормас идем, иртәгә нинди закон корасыларын кем белә. Берәрсе берәр ялгыш җибәреп, моннан 4-5 ел алдан түләгәнлегеңне исбат ит, түләү язуларын күрсәт дия башласалар, ни хәл итәрсең. Язуың юк икән, димәк, түләмәгән. Бер дә гаҗәпләнмәгез, җәмәгать, андый хәлләр дә баштан узды. Моннан 2-3 ел элек, алдагы өч ел өчен телефонга түләү язуларын табарга туры килде.

Чөнки, районнан җибәрелгән язулар буенча бик пөхтә итеп түләп барсак та, өстебезгә шактый гына сумма өелгән булып чыкты. Ике-өч еллык түләү язуларын сорый башлагач, байтагын таптым үзе. Әмма да ләкин компьютерга да кертелмәгән иң кирәкле берсен табып булмады. Анысы өчен генә бәхәсләшеп тормадык инде, яңадан түләп котылдым. Ә теге кирәкле түләү язуы, корт чаккыры, шул 10 еллык газ язулары арасыннан килеп чыкты. Шул уңайдан, күп кенә газга-утка түләүнең кызыклы тарихлары да ачылып китте әле шул язуларны актара торгач. Мәсәлән, 1996 елдан башлап ике меңенче елларга кадәр 50 кв.м мәйданны өебезгә һәм 2 кеше бер сыерга, аз да түгел, күп тә түгел, 52 сум 71 тиен түләп барганбыз икән. Ул елларда минем пенсия ике мең тирәсе булган. Шуннан 52 сум газ өчен түләү пүчтәк кенә инде ул. Бу сумма 2004 елда 408 сумга сикерә, 2005 тә 620 сум булып, 2006 елның гыйнварына 782 сумга җиткән иде. Ә быел инде тагын бер сикереш ясап 890 сумнарга барып кунды. Ә пенсияләр шушы ун ел эчендә мең сумга артып өч мең оумга җитте. Бер газ өчен түләү бәясе генә дә 840 сумга арткан булгач, димәк безнең пенсияләребез газ белән утка түләрлек күләмдә генә артып бара дигән сүз. Ут өчен түләү дә артып тора. Ул ни өчендер тарифлар артуга карап кына түгел, санагычларның тырышлыгы белән дә энергия сатучыларның кесәсен калынайта, бугай. Бу турыда мин генә түгел, республика газеталары да күп язалар. Санагычлар тырыша дияргә урыны да бар. Чөнки кВт- лар саны ай саен арта бара, ә безнең өйләребездә электр нокталарыбыз шул килеш кала бирә. Өстәвенә, экономияләргә дә тырышабыз. Хәзер, элеккеге кебек, бүлмә саен ут яндырыш юк, бер бүлмәдә генә яна, һәм шул ук суыткыч, шул ук телевизор. Яңа санагычлар куйганчы 100-120 кВт янса, хәзер ай саен 200- 250 кВт саный, түләү дә 100 сумнардан 290 сумга кадәр артты. Ни өчендер бер фәлшесез эшләп торган санагычларны яңаларга алыштырып куйдылар һәм беренче көннәреннән үк күпләрне гаҗәпләндереп, ул санагычлар утлар янмаганда да бик тырышып эшләп торуларын күрсәттеләр. Күршем җәй айларында бөтенләй ут кабызмый, кышын да бер лампочка гына яна. Элек аена биш-алты сум түләсә, яңаны куйгач та 100-150 сум түли башлады. Менә шундый башваткыч. Минем башым җитми моны чишәргә, бәлки укучылар чишә алыр.