19 май - матбугат көне. Алай гына да түгел, быел газетабызның 70 еллык юбилее да икән әле. Бу безнең ечен дә бик кадерле олы бәйрәм, ягъни газетаны укучылар һәм авыл хәбәрчеләре өчен. Шундый зур юбилей уңаеннан ниндидер бер матур бүләк хәзерлисе иде дә бит, хәлебездән килмәс, ахры. Күңелебез белән генә бөтен кыр чәчәкләрен сезгә бүләк итәбез, хөрмәтле редакция!

Ә менә газета хезмәткәрләребез безгә, үзенең укучыларына, ул бүләкне ясый алды. Эзләгән таба, дигәннәр, хак сүз, журналистларыбызның эзләнүе бушка китмәде: алар безгә район газетасының тарихы турында бик матур язмалар бүләк иттеләр. Бу язмалар беркемне дә битараф калдырмагандыр дип беләм, һәр исем, һәр фамилия - үзе бер Тарих.

Һәр мәкаләне җентекләп укып, таныш фамилияләрне табарга, аларны кайда, кайчан ишеткәнем-күргәнем булуын искә төшерергә тырышам. Ләкин, кызганычка каршы, танышлары бик аз шул. Гажәп тә түгел, газета бит бездән шактый олы. Сугыш, сугыш арты еллары - безнең иң нәни балачак. Аннан соң да, ул авыр елларда гади колхозчы гаиләсендә өйгә газета яздырып алу булдымы икән? Юктыр, мөгаен. Бер дә балачакта, үсмер чакта газеталар алып укыганымны хәтерләмим. Радионы да 47- 48 нче елларда гына, бу эшләпә эчендә кем сөйләп утыра икән дип, гаҗәпләнеп, тыңлый башладык.

Шулай да, газетаның тарихы турындагы язмаларда таныш кайбер фамилияләр очрап, үткәннәрне, районыбызның тарихын, анда эшләгән кайбер җитәкчеләрне искә төшерә, алай гына да түгел, үзебезнең институт бетереп, районыбызга эшкә кайткан вакытларны күз алдына китереп, хезмәт юлыбызның беренче адымнарын да хәтерләтә. Мәсәлән, газетаның башлангыч саннары турында укыганда Меркулов дигән фамилия - бердәнбер таныш фамилия булдымы әллә ул - истә калган. Мин Тавель җидееллык мәктәбендә укытканда шул фамилиядә бер укучым бар иде. Мин үзем 1962 елда Тавель авылында беренче хезмәт елымны башлап җибәрдем. Бу мәктәптә балалар төрле авыллардан, шул исәптән Илтән дигән авылдан да килеп укыйлар иде. Җыйнак һәм пөхтә, яхшы гына укучы тырыш Меркулов Илтәннән йөреп укучы буларак исемдә калган. Ионов фамилиясе дә шул елларны хәтерләтә. Чөнки бу фамилиядәге укучылар да шул мәктәптә, алары Тавельның үзеннән иде. Аларның бабаларымы, әтиләреме, бәлки, безнең район газетабызның

башлангыч чоры белән бәйле булганнардыр. "Малахит" санында Хамиди дигән фамилия белән очрашып та уйга калдым. Институтта укыганда тел белгече, ялгышмасам, дәреслекләр дә авторы Габдрахман Хамиди исемен еш ишетергә туры килә иде. Шул Хамиди белән бәйләнеш юкмы икән дигән уй да тынгылык бирми башлады. Бу бик үзенчәлекле фамилия. Кызык бит, бездә барлык фамилияләр дә руслардагыча

- ов, - ев, -кә бетәләр, - инга беткәннәре бар. Ә бу бөтенләй үзгә - Хамиди. Ә Туманова фамилиясен Н.Островскийның "Корыч ничек чыныкты" романының герое буларак кына беләм - Тоня Туманова. Башкача безнең тирәдә дә, институтта уку дәверендә дә мондый фамилияне очратмадым. Нинди матур һәм эчтәлекле үзе! Чыннан да кем булды икән ул? Хәзер безнең районда мондый фамилияле кешеләр бармы икән?

Тубылгы Таудан ул вакытларда ук актив язучылар күп булган икан. Я.Каримов бүгенгесе көндә газетаның иң олы һәм иң актив язучы ветераны икән бит. Үзенең истәлекләреннән укып белгәнебезчә, ул "Клич колхоза" вакытын да яхшы хәтерли һәм шул вакытларда ук яза башлаган. Газетаның юбилее уңаеннан аны да активист - юбиляр буларак тәбрик итми мөмкин түгел.

Башка укучыларыбыз да бу тарихи язмалар белән, кайбер мин атап киткән һәм аталмаган, ә газета битләрендә искә алынган фамилияләр, аларның тарихы, язмышлары белән кызыксынып, аларны ачыкларга ярдәм итсеннәр иде дигән теләктә калам мин. Эзләнергә яратучыларга, тарих, авылы һәм аның халкының узганы белән кызыксынучыларга газетабызның тарихи үткәне турындагы язмалар шактый материал һәм эзләнү өчен азык та бирде дип уйлыйм.

Үз чиратымда, "Яңа Чишме хәбәрләре"н, аның оештыручыларын, хезмәткәрләрен һәм барлык активистларын 70 еллык юбилей белән тәбрик итәм. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешеп, тиражының бермә-бер артуын һәм иҗади уңышлар телим.