Безгә, сугыш елы балаларына, җиңел булмады. Ләкин сугыш астында калмадык, фашист аяк астында калып тапталуның ни икәнен белмәдек, мәетләр белән тулы урамнарны, татлы йокыларыбызны өзеп, мылтык тотып килеп кергән кешеләрне күрмәдек. Шуның өчен дә язмышыбызга беркадәр рәхмәтле мин. Шуңа да бу язмамда дүрт ел буе немец баскынчылары кул астында ачялангач үлем көтеп көн артыннан көннәрен уздырып та, көтеп алган Бөек Җиңү шатлыгын татырга насыйп булмаган, ә бәлки үз хөкүмәтебез тарафыннан ук онытылмас кимсетелүләргә дучар булып яшәгән, гомер буена диярлек сугыш афәтләренең корбаны булып калган шәхес турында язарга булдым. Әйе, Кырым татарларының, тулы бер халыкның илгә хыянәттә гаепләнеп, туган җирләреннән куылуы турында. Кырымда барган канкойгыч сугыш еллары турында тарих битләреннән укып белә идек. Ләкин ишеткән башка, күреп, сөйләшеп, кешенең ниләр кичергәнен үз авызыннан ишетү бөтенләй икенче. Монда инде ялганга, шикләнүләргә урын юк. Мин дә бу язмамда шул хәлләрне үз башыннан кичергән кешенең үз авызыннан ишеткәннәремне язам.

ИНДЕ пенсиядә булсам да, «Мәгърифәтенә укып барам. Газетадагы күп кенә материаллар, укучыларның хатлары, бигрәк тә тәрбия, мәктәп реформасы, аттестация турындагы язмалар мине һич тә битараф калдырмый. Газетаның бизәлеше дә, эчтәлеге дә яхшыра, матурлана, байый. Соңгы вакытта мәктәпләрне эреләндерү турында күп сөйләнелә, ягъни мәсәлән, авыл мәктәпләрен юкка чыгару дип аңлыйбыз инде без моны.

Шушы көннәрдә Казанда Татарстан мөселманнарының беренче корылтае булып үтте. Районыбыздан бу мәртәбәле җыелышта дүрт делегат катнашты: Рәсимә Шарапова (Яңа Чишмә), Мәдинә Кадыйрова, Фәридә Вәгыйзова (Зирекле), шул исәптән дүртенче делегат буларак миңа да катнашырга насыйп булды. Алып бару тәртибе белән башка корылтайлардан әллә ни аерылмаса да, бу җыелышның бар яктан да бик үзенчәлекле булуы күренеп торды. Аның Коръән сурәләре белән башланып китүе һәм шулай ук тәмамлануы, чыгыш ясаучыларның матур итеп фәкать татар телендә - үзебезнең гүзәл ана телендә генә сөйләве, ак ромашкалар болынын хәтерләтеп, ап-ак яулыклы хатын-кызлардан гына торган залның һәр сүзне йотардай булып игътибар һәм хөрмәт белән тыңлап утыруы - һәммәсе дә күңелгә ятышлы һәм итагатьлелекне ассызыклаучы, гадәти чаралардан үзгәлеген күрсәтүче дәлилләр дисәм, һич тә ялгыш булмас.

Бауман урамы минем күңелгә бик якын. Казан дигәч тә, минем күз алдыма 60 нчы еллардагы Бауман урамы килеп баса. Чөнки 1 нче курста мин шул урамда яшәп укыдым, 5 ел буе укып йөргәндә Бауманнан үтмәгән, аны иңләп-буйлап йөрмәгән көн булмагандыр. Иң беренче тапкыр килеп төшкәч, Казан белән танышу да шуннан башланды. Бу урамны тулысынча үзгәртеп корып, Казан оттымы икән, оттырдымы, әйтүе кыен. Миллилек ягыннан оттырса да, заманчалык, матурлык, яңалыклар ягыннан откандыр, мөгаен. Ләкин кесәң калын булмаса, бер йотым суга тилмереп йөрүеңдә бар. Утырган-баскан урыныңны да, як-ягыңны да карап йөрүең хәерлерәк. Чөнки утырган-баскан урыныңның телгә килеп, акча сорап, кулын сузуы да бар.

90 еллар башында Өлкәннәр көне дигән бәйрәм билгеләп үтелә башлады. Беренче тапкыр бу көнне билгеләп үткәнгә быел 15 ел тула. Ул хәтердә сакланырлык бәйрәм булып истә тора һәм Өлкәннәр көне якынаю белән аның күңелле мизгелләре күз алдына килеп баса.