Көннәр кыскарды, төннәр озынайды, озын кичләрне ялгызың гына өйдә утырып уздырып бетерерлек тә түгел. Кыскасы, электән килгән кич утырышлар өчен иң кулай вакыт җитте. Яшьләргә бу ят булса да, олырак яшьтәгеләр еш кына кул эшләрен тотып, сөйләшеп-фикерләшеп утырырга яраталар, ә бу юлы йорт хайваннары арасында төрле чирләр таралып, һич көтмәгәндә үлеп китү очраклары турында кайгырышып алганнан соң, кемдер күптән авылыбызда ветеринария шифаханәсе булуын искә төшерде. Барыбыз да безнең балачаклардан ук машина-трактор гаражына каршы якта урнашкан, зур гына урын биләп торган хайваннарны дәвалау объектын күз алдына китердек.

«Мәгърифәт» саннан-санга кызыклырак һәм мавыктыргычрак була бара. Укучыларның төрле, кайвакыт капма-каршы фикерләргә бай язмалары безне дә битараф калдырмый. Алар уйланырга, эзләнергә, бәхәсләшергә һәм кулга каләм алырга да мәҗбүр итә. «Мәгърифәт»нең 5 нче санында чыккан Р.Зарипов язмасы укытучыларның тормыш хәлен яхшырту һәм мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту зарурлыгын исбатламакчы булса, Әкълимә ханым, киресенчә, укытучыларның балда-майда яшәвенә ышандырырга тырыша. Аның язмасы фикер каршылыклары тудыра. Әйе, хәзер колхоз-совхозда эшләүчеләр акчага тилмерә. Шулай да аның ире мең сум булса да алып кайта икән. Ә колхозларның күпчелегендә ел буена да мондый акчаны күрмиләр, бушка эшлиләр. Болай булгач, алардан оялып укытучыларга да хезмәт хакларын хөкүмәт өстәленә куеп китәргә генә кала инде. Әкълимә ханымның хаты мине шундый фикергә этәрде.

Гөрләп үскән бәхет бакчабызның
Чәчәкләре нурсыз сулмасын.
Сиңа баглыйм гомерем, мизгеле дә, бәгърем,
Мизгеле дә синсез узмасын.
(Р.Вәлиева)

Ни өчен язмамны мондый шигъри юллар белән башладым, дисезме? Чөнки бу язмам кеше гомеренең иң гүзәл, иң бәхетле көннәре булган туй мәҗлесен үткәрү турындагы уйлануларым хакында.

Бер көнне ясле - бакчадан чылтыратып, әниләр кичәсе уздырабыз, мөмкинлегегез булса, килегез дигәч, барырга булдым.

Менә күңелгә бик якын балалар бакчасы. Бина инде бик таушалган, кыйшык-мыйшык утыруыннан тартынгандай тоелса да, аннан күңел җылысы, ниндидер бер ямь бөркелеп тора. Безнең балаларыбыз да шунда йөреп үстеләр. Күз аддымда бер мизгел нәниләрем кулларын сузып, шатлыктан балкып каршыма йөгереп чыккандай була. Әйе, бу урамны шушы бинадан башка күз алдына китерүе кыен. Аннан узган саен күңелне якты хатирәләр били.

Педагогика институтының икенче курсында укып йөргән чак. Икенче елыбызны укысак та сагынуга чама юк. Бу юлы да шулай, көннең соң булуына карамастан, аерылмас дустым Хафизә белән икәү юлга чыктык. Башта Чистайга кайтып җитәсе, аннан соң да авылыбызга кадәр алтмыш чакрым. Чистайга килеп җиткәндә сәгать төнге 12ләр иде.