Мин Тубылгытау авылыннан көнләшеп тә куям. Ни өченме? Күңелләре кешеләргә карата изгелек белән тулы Ә. Сабиров белән Я. Кәримов кебек үҗәт даими хәбәрчеләре булган өчен.

(уены-чыны бергә)

Бүген төш күрдем. Нинди төш ул дисезме? Әйтсәм әйтим, сөйләсәм сөйлим инде алайса. Имеш, көймәге утырып яр тирәсендәрәк кенә балык тотарга исәп иттем. Әмма да ләкин беренче салган кармагыма ук сазан, кытыршы ише ваграк балыклар эләгә торды, аларны ярга чыгарып сала тордым.

Чишмәләр, чишмәләр! Тереклек дөньясын үзенең татлы суы белән ләззәтләндереп, колакларны иркәләп, йөрәкләрне җилкендереп, чылтыравы белән кешелекне сокландырып яшәтү өчен барлыкка китерелгән табигатьнең искитмәле кадерле бүләгедер ул. Атаклы музыка коралы осталары да чишмә чылтыравыдай матур көйне чыгарырдай инструментны ясый алмаслардыр. Иң күренекле җыр-көй язучыларыбыз да чишмә җырыдай моңлы көйне язмаганнардыр.

Газетадан актив хәбәрче Сабиров Әсәдулла аганың вафатын укып чын мәгънәсендә йөрәгем әрнеде.

Мин бу язмамда бүгенге чорның чып-чын замандашы дип аталырга лаеклы Әлмәттә яшәүче сеңелем Гөлсинә турында язмакчы булам.

Аның бик матур шушы татарча исеменә мәрхәмәтле йөрәге, хатын-кыз гүзәллеге дә остәлеп, милләтебезнең гаҗәеп байлыгы булган шәфкать иясе хатын-кызларыбызның барлыгын исбатлаучы дәлил итеп Аллаһ Тәгалә үзе җибәргәндер, диярсең.