Наилә ханымның язмасын укыдым да, үземнең моннан берничә ел элек язган шушы шигырем искә төште.

Туган көн

Бервакыт ул
Аптырата иде
Көттереп.
Шуышып килә иде
Елан кебек,
Көтеп ала идек
Тилмереп.

Бер көнне радио тыңлыйм, күчемсез милек, салымнар турында сүз бара. Күбесенчә безгә кагылмаган байлыклар, җыемнар турында сөйлиләр. Чылтыратып сорау бирүчеләр дә бар . “Казанская недвиҗимость “ дигән журналның редакторы белән аның ярдәмчесе икән. Шунда авыл җиреннән дә берәү чылтыратып безнең шәхси милекләребез, ягъни Адам баласына сыеныр урын булып торучы йорт-кураларыбыз өчен салым түләтү турында сорау бирде. Җавап бирүче Миләүшә ханым (мин аны Миләүшә Бәйрәшева дип язып куйганмын) моны берничә җөмлә белән аңлатып булмаслыгын, катлаулырак икәнен әйтте. “Татарстан яшьләрендә” аңлатып язып чыгарбыз.