Купымда Зәйнәп Хәбибуллинаның әле генә дөнья күргән шигырьләр җыентыгы. "Бәрәнчеләрдән булып бу китапны сиңа бүләк итәм, әле генә басмадан чыгып кулыбызга керде", - диде Мидхәт Гарифович. Шулай булгач, бу шигырьләр җыентыгын башлап укучыларның да берсе мин булганмын. Китапны кулга алгач та, күңелдә гаҗәеп хисләр уянды, тизрәк аны ачып укыйсы, һәр юлы белән танышасы килү теләге туды. Шулай булмыйни, мин бит гомере буе авылда яшәп, фермаларда, колхоз басуларында эшләп гомер иткән, туган авылында, туган тугайларында бер кая чыкмыйча гомер уздырган, үзебез кебек гади авылдашыбыз һәм райондашыбыз булган Зәйнәп апаның җыентыгын кулымда тотам, һәм бу районыбыз тарихында беренче тапкыр дип беләм, әле аерым авторның шигырьләр җыентыгын күргән юк иде. Кулга алып, беренче караштан ук җыентыкның тышкы бизәлеше күңелгә бик ятышлы булуы белән җәлеп итә.

Бер атна эчендә авылыбызның укытучылар коллективында хезмәт юлларын уздырган ике кешебезне җирләдек. Очып төшеп оя корган кошлар төсле, алар икесе дә уку йортын тәмамлап, авылыбызга килеп, хезмәт юлын безнең мәктәптә башлап, гомерләрен балаларыбызны тәрбияләүгә һәм халыкка хезмәт итүгә багышлаган кешеләр - Вәлиева Асия Солтан кызы һәм Шәйхетдинова Луиза Әсәдулла кызы.

Моңлы, гүзәл кала... Шигырь юллары истә калгандырмы, үземнең күңелемдә генә шулай кабатланадырмы, анык кына әйтә алмыйм, ләкин Казан дигәч тә, моңлы, гүзәл кала сүзләре килеп кушыла. Гүзәл, матур кала, анысы аңлашыла да: шәһәр дә булгач, башкала да булгач, матур булмый, нинди булсын. Гомердә бер тапкыр Чистай шәһәрен күргән бар анысы. Бишенче сыйныфны бетергәч, бик яхшы укыган өчен дип, район күләмендә пионерлар белән Чистайга өч көнлек сәяхәткә алып барганнар иде. Чистайның матур урамнарын, биек-биек йортларын күреп хәйран калып йөргән идек. Ә бу Казан кадәр Казан бит! Шуңа матур, гүзәл булуы аңлашыла да, ә менә моңлы дигәне нәрсә булыр икән? Нигә моңлы, шәһәр моңлы була димени? Ә монысын инде мин соңрак, Казанда торып, укый башлагач, туган авылыбызны сагынудан гаҗиз булып моңаеп кичләребезне уздырганда аңладым.

М.Г. Газыймов җитәкчелегендәге музей хезмәткәрләренең фантазиясе бик бай. Алар бер бәйрәмне дә билгеләмичә калмыйлар, шул уңай белән һичшиксез бер вакыйганы искә төшереп, шуңа бәйле рәвештә бер төркем авылдашларыбызны чакырып, аларга күңелле ял оештыра беләләр.

Авылыбыздагы кулдагы ун бармакка сыеп бетәрлек сугыш ветераннарыбызны 9 Май - Җиңү көне белән тәбрикләп, укучыларыбызны да үзебезнең хөрмәтле ветераннарыбыз белән таныштырып үтәсем килә. Аларның иң олылары - Вафин Габдулла ага һәм Бактимиров Хәбибрахман абзый, икесенә дә быел 93 яшь тула. Һәр икесе дә әле матур гына йөреп торалар, Хәбибрахман абзый бүгенгесе көндә бер үзе генә яшәп ята, балалары читтә, җәмәгатен җирләгәнгә дә берничә ел үтеп китте, үзенә Ходай ярдәмен биреп тора. Габдулла абый уллары, оныклары һәм хатыны белән матур гына яшәп ята. Үзе дә тик тормый, гомер буе яраткан шөгылен - умарта үрчетүен бүген дә ташламый, бәлки шул да аңа көч өстәп яшәртеп җибәрәдер.