Белерсең әле, белерсең,
Җүләрлектән туктасаң.
Яшәүнең мәгънәсе ни дип
Аек баштан уйласаң

Белерсең әле, белерсең,
Яшьләгең үтеп китсә.
Кире кайтмас югалтулар,
Үкенечләр китерсә.

Белерсең әле, белерсең,
Күрешүнең кадерең
Заяга узган гомерең
Өзгәләсә бәгырең

Белерсең әле, белерсең,
Югалтулар әрнүен.
Нигә белмәдем диярсең
Исән чакта кадерен.

Белерсең әле, белерсең,
Төн йокыларың качса,
Татлы таң йокыңны бүлеп,
Сагыш күзеңне ачса.

Белерсең әле, белерсең,
Эзләгәч, табалмагач.
Бергә чакның кадерләрен
Белмәвеңне аңлагач.

Белерсең әле, белерсең,
Белерсең, тик соң булыр.
Йөрәгең янар, эзләрсең,
Күзләреңә яшь тулыр.

Ачынырсың, талпынырсың,
Юк, узган кире кайтмас.
Үкенерсең, уфтанырсың.
Гомер-су, кире акмас.

декабрь, 2009 ел.