Блат дигән бер тамаша
Яшәп килде электән
Блаты булганнар гына
Керде арткы ишектән

Шушы блатлылар өчен
Булды һәрчак тәм-томнар
Калдык - постык артык - портык
Прилавка артыннан

Ә хәзер блат искерде
Ришвәт аннан өстен ди.
Шул Ришвәтнең йонлы кулы
Теләгәнен эшли ди

Наданны "белемле" итә
Ришвәт диплом өләшеп
Армиядән алып кала
Ришвәт кенә сөйләшеп

Зур кәнәфи дәрәҗәләр
Ришвәт кулында икән
Ришвәт белән дус булганнар
Хөрмәт юлында икән

Ришвәт белән сөйләшергә
Калын кесә кирәк ди
Гади халык арасында
Аның дусты сирәк ди

Блат, блат дия идек,
Блат берни булмаган
Ил өстендә Ришвәт хуҗа
Җиңүче әле тумаган.

июль 2007 ел